Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:43

Мөселман төркиләрне җиңү тамгасына Казан һәм Уфада да хөрмәт зур


Урысларның төрекләргә һәм Кырым ханлыгына каршы сугышта булдырган Георгий тасмалары Казан һәм Уфада да күпләп таратыла. Тарихчылар аның татарларны җиңү тамгасы да булуын әйтә.

Совет чорын, Сталинны сагынучы Русиядә коммунистик инкыйлаб җитәкчесе Ленин туган көнгә, 22 апрельгә туры китереп Георгий тасмаларын халыкка күпләп тарату башланды. Җиңү көненә, 9 майга кадәр дәвам итәчәк илкүләм чара барышында Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында да узган җәйдә кайберәүләр "колорадо тасмасы" дип атаган бу тасмалар йөзләрчә мең данәдә таратылачак.

Акча җитми дигән сылтау белән илдә хастаханәләрне, ашыгыч ярдәм хезмәтләрен кечерәйтү, киметү, мәктәпләрне ябу күренеше киңкүләм төс алганда, ширкәтләрдән җыелган һәм дәүләт бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар хисабына шушындый киңкүләм PR чаралары бик купшы рәвештә уздырыла.

Наил Нәбиуллин

Наил Нәбиуллин

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казан урамнарында бу тасмаларны таратуны күргәннән соң: "Мин Георгий тасмасын кабул итә алмыйм. Аның миңа да, милләтемә дә, халкым тарихына да бернинди катнашы юк. Дин ягыннан караганда да, без, мөселманнар ниндидер Изге Георгийларга табынырга тиеш түгел. Георгий тасмасын такмыйм, тагарга да җыенмыйм. Мин аның урынына Татарстан тасмасын тагуны кулай күрәм. Без, "Азатлык" татар яшьләре берлеге биш ел элек Татарстан тасмасын тарата башлаган идек" дип сөйләде.

Наил Нәбиуллин фикеренчә, Георгий тасмасын бәйләп кую татарга тәре тагып йөрү белән бер. "Икенче дөнья сугышында күпме татар катнашкан, татар халкы үзенең батыр улларын югалткан, ә моңа Русия хөкүмәте хәзер татар мәктәпләрен ябу, милләтләрне ассимиляцияләү белән җавап бирде. Ул Георгий тасмасын тагуны үз-үзеңне кимсетү кебек кабул итәм мин", ди Нәбиуллин.

Нәбиуллин шулай ук Георгий тасмаларын әзерләү һәм тарату өчен дәүләт бюджетыннан бик күп акча тотылуга, шул ук вакытта Татарстан тасмасын чыгарып тарату өчен бюджеттан акча бирелмәүгә дә ризасызлык белдерде.

Шулай да былтыр Татарстанның Суверенлык декларациясе кабул ителүгә 24 ел тулган көнне республика җитәкчеләре Казан урамнарына Георгий тасмаларын түгел, ә Татарстан тасмаларын тагып чыкты.

Быел шулай ук Казакъстандагы активистлар илдә җиңү көне уңаеннан Георгий тасмалары таратуга каршы чыкты, Казакъстан белән бергә Русиянең иң якын беректәше саналган Беларус та Георгий тасмаларыннан баш тартты.

Римма Ратникова

Римма Ратникова

Әмма Татарстан дәүләт шурасындагы "Бердәм Русия" депутаты Римма Ратникова Георгий тасмасы урынына Татарстан тасмаларын таратуга каршы булуын белдерде. "Георгий тасмаларын югалтырга ярамый. Чөнки ул сәяси проблемга әйләнеп килә. Украинада күрәбез без нәрсә, шул ленталар турында? Шундый кечкенә генә бер билге, үзенә күрә, ә нинди сәяси проблемнар килеп чыкты", дип белдерде Азатлыкка Римма Ратникова.

2014 елда Русия ярдәмендә Украинаның дистәгә якын өлкәсен аерып алып анда Новороссия исемле яңа дәүләт төзү өчен сугыш башлаучылар Георгий тасмасын үз тамгалары итеп алган иде. Әмма хәзер инде Русия телевидениесендә Новороссия сүзе былтыргы кебек еш яңгырамый.

Георгий тасмасы 1768-1774 еллардагы урыс-төрек сугышы чорында, төгәлрәге 1769 елның 26 ноябрендә Екатерина патша тарафыннан булдырыла. Аны төрекләргә каршы сугышып батырлыклар күрсәткәннәргә, кырымтатарларның кайбер җирләрен тартып алуга зур өлеш керткәннәргә бирәләр, һәм тасма тәре белән бергә бирелә торган була.

Георгий тәресе христианнарның хәрби казанышлары өчен бирелә һәм христиан сугышчыларының саклаучысы дип карала.

Тасманың исеме христианнар өчен мөкатдәс саналган Изге Георгий исеменнән алынган. 284-305 елларда яшәгән Изге Георгий Рим императоры Диоклетиан чорында бай христианнар гаиләсендә туган. Урыс православ чиркәве һәр ел 2 майда Изге Георгий көнен билгеләп үтә.

Георгий тасмасы белән бирелгән Георгий ордены

Георгий тасмасы белән бирелгән Георгий ордены

Георгий тәресендә яки Георгий орденында Георгийның сөңге белән еланны кадап үтерүе сурәтләнә.

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев фикеренчә, бу христиан диненең җиңүен генә түгел, ә урысларның төрки халыкларны җиңүен чагылдыручы символ.

"Җиңү таратучы Георгий сөңге белән еланны үтерә. Ул китап белән христиан динен таратып йөргән дип белдерелә. Елан урыслар өчен төрки дөнья символы да булып тора", диде Азатлыкка Ислаев.

Шул ук фикерне тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф та хуплый.

Казан тамгасы саналган Елан (Зилант)

Казан тамгасы саналган Елан (Зилант)

"Георгий тасмасы ул орденга бер өстәмә генә. Бу орденда җайдак өстендәге Георгий сурәтләнгән. Ул сөңге белән еланны үтерә. Елан элек Казан ханлыгы буларак, дошман буларак сурәтләнгән. Елан ул – без, татарлар. Аңлаган кешегә үзеңне үтерүчене данлап аның билгесен тагып йөрү кебек килеп чыга. Бу тасма безне юкка чыгарган дәүләтнең символы, безне юкка чыгару символы да булып тора. Ул әле тагын империя символы да. Русиядәге төрле халыкларны берләштерүче билге түгел, ә урыс халкына гына хезмәт итүче символ. Сугышта җиңүне рус халкы гына яуламады бит. Георгий тасмасы таратып бары тик бер урыс халкы гына җиңү яулады дигәнне күрсәтергә тырышу омтылышы ята монда", ди Нурулла Гариф.

Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенә 1125 ел тулуны бәйрәм итү чараларында изге Болгар җирендә мөселман җитәкчеләре Равил Гайнетдин (с) һәм Тәлгать Таҗетдин (у)

Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенә 1125 ел тулуны бәйрәм итү чараларында изге Болгар җирендә мөселман җитәкчеләре Равил Гайнетдин (с) һәм Тәлгать Таҗетдин (у)

Георгий тасмасы христианнарның төркиләрне җиңү тамгасы буларак бәяләнсә дә, Русия мөселманнарының үзәк диния назәрәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Изге Георгий тасмасын күкрәгенә тагу гына түгел, хәтта башындагы чалмасына да урап йөри.

Элегрәк кайбер мөселманнар шулай ук Тәлгать Таҗетдиннең Урыс православ чиркәве җитәкчесе, Патриарх Кирилның кулын үбүенә дә гаҗәпләнү белдергән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG