Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Тукай музеенда сугыш чоры татар язучыларын барладылар


21 апрельдә Казанның Тукай музеенда Икенче дөнья сугышына катнашкан татар язучыларын искә алдылар. Чара "Без юлбарыстан көчлебез" күргәзмәсе ачылышы кысасында оештырылды.

Күргәзмә ачылышында Икенче дөнья сугышы чоры әдәбияты, анда катнашкан татар язучылары, сугыш чорында Габдулла Тукай иҗатының өйрәнелеше, аның әсәрләренең басылып чыгуы турында сүз барды.

Икенче дөнья сугышы вакытында татар әдипләренең эшчәнлеге белән галим Фоат Галимуллин таныштырды.

"Сугыш башланганда Татарстан язучылар берлегендә рәсми рәвештә 53 язучы исәпләнә иде. Шуларның 35е сугышка китте. Болардан тыш әле берлеккә әгъза булып өлгермәгән 123 язучыбыз да сугышта катнашты. Һәм шул 123тән 35 язучы кире кайтмады. Боларның 34е татар милләтеннән булса, берсе урыс милләтеннән иде.

Сугышка авыру яисә башка сәбәп белән китмәгән язучылар да, вакыт-вакыт сугышка барып анда эшләп кайттылар. Әйтик, Ибраһим Гази үзе янына Фатих Хөснине алып китә. Газиз Иделле дә сугышка барып кайта.

Фронт газетларында эшләү ул инде сугыш кырында булу дигән сүз. Бигрәк тә хәбәрче булу. Чөнки хәбәрчеләргә кешеләр турында төгәл итеп, дөрес итеп, аларның сугыш кырында күрсәткән батырлыкларын язу өчен аларның үзләрен күрү кирәк була. Ә алар кайда? Алар окопта. Шуңа күрә Гадел Кутуйлар, Әнвәр Давыдов, Шәрәф Мөдәррисләр окопларда йөри", дип сөйләде галим.

"Сугышта катнашкан татар язучылары арасыннан Фатих Кәрим сугыш вакытында 115тән артык шигырь яза. Ул шулай ук 8 поэма, 2 повесть яза. Болардан тыш, фронтның үзендә язылган "Шакир Шигаев" дигән бердәнбер драма әсәрен дә ул сугыш вакытында иҗат итә. Кызганыч, бу әсәр бер вакытта да сәхнәгә куелмый", диде Фоат Галимуллин.

Чара Тукай музеена килгән кунакларга күргәзмәдәге экспонатларны күрсәтү белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG