Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

Медицина, мәгариф һәм мәдәнияткә акчаны киметергә тәкъдим ителә


Узган елның ноябреннән бирле Мәскәүдә медицина өлкәсендә кыскартуларга каршы урам җыеннары узды

Узган елның ноябреннән бирле Мәскәүдә медицина өлкәсендә кыскартуларга каршы урам җыеннары узды

"Дәүләт һәм муниципаль оешмаларны оптимальләштерү һәм хезмәткәрләр санын киметү" планы хастаханәләр, уку йортлары һәм мәдәнияттә эшләүчеләргә кагыла, дип яза "Коммерсант".

Русия финанс министрлыгы дәүләт һәм муниципаль оешмаларның чыгымнарын киметү турындагы план әзерләгән. Аны хөкүмәткә 23 апрель тәкъдим итәләр. Кыскартулар беренче чиратта социаль өлкәгә кагылачак. Финанс министрлыгы дәүләт карамагындагы мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау оешмаларның эш нәтиҗәсе түбән булуын билгели. Русиядә бюджеттан акча алып эшләүчеләр саны башка илләр белән чагыштырганда күпкә югарырак.

2010 елда кабул ителгән канун 330 мең бюджет оешмасын ике төркемгә бүлде. Бер өлеше (мәдәният, медицина, мәгариф) дәүләттән субсидия алуны дәвам итеп эшләре китергән табышны үзләренә калдыра барды. Икенче бер төркемгә табыш алу мөмкин булмаган оешмалар (саклану өлкәсе һәм төрмәләр) кертелде. Аларның чыгымнары тулысынча дәүләт өстендә.

Яңа реформа 50% ким эшчәнлек алып барган оешмаларны зурраклар белән кушачак. Аларның милке сатылачак. Финанс министрлыгы Мәскәүдә мәктәпләр санын кыскарту тәҗрибәсен бөтен илгә җәелдерергә тәкъдим итә. Мәскәүдә соңгы елларда мәктәпләр саны дүрт мәртәбә кимеде. Шул ук хәл югары уку йортларын да көтә. Финанс министрлыгы нәтиҗәле эшләмәгән уку йортларын ябарга тәкъдим итте.

Әлеге реформа Русиядәге балалар саны аз булган татар мәктәпләрен ябуга китерәчәк. Шуларның берсе Оренбур өлкәсендәге бердәнбер Ибрай татар мәктәбе.

XS
SM
MD
LG