Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче канал журналисты Хакасиядә сюжет ясар өчен үләнгә ут төрткән


Михаил Акинченко Хакасиядә эштә
Михаил Акинченко Хакасиядә эштә

Хакасиянең Ширин районына янгыннарны төшерергә килгән Михаил Акинченко "фон өчен" ут төрткәнен раслады.

Русия телевидениесенең Беренче каналы хәбәрчесе Михаил Акинченко полициягә үзенең Хакасиянең Ширин райондагы эшчәнлеге турында аңлатмалар бирде. Акинченко сүзләренә караганда, ул "фон төшерер өчен үләнгә ут төрткән".

Полициягә моны күргән бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Хатын Акинченконың Колодезный авылы янында төшереп торганда үләнгә сүндерелмәгән тәмәке төпчеген ташлаганын, үлән яна башлаганын күргән. Полиция җыйган мәгълүмат Петербурга җибәреләчәк. Журналист шунда теркәлгән.

Каты коры җилләр аркасында Хакасиядә кипкән үләнне яндыру ике меңләп йортны юк иткән, ике мең кешене өйсез калдырган фаҗигага әйләнде. Янгын 39 авыл һәм шәһәргә зыян салды. Барлыгы 7.5 меңнән артык кеше зыян күрде. Хакасиягә биш миллиард сумлык зыян килде.

Русия киңкүләм мәгълүмат чараларының Украина, Кырым турында ялганнары да билгеле. Ялган таратучылар башка илләрдә төшерелгән куркыныч, канлы, җан өшеткеч фото һәм видеоларны алып, алар Украинада төшерелгән дип ышандыра.
Русия пропагандасы Җир шарының төрле урыннарында төрле вакытта төшерелгән фото һәм видеоларны Украинадагы хәлләр турында ялган тарату өчен менә шулай куллана.

XS
SM
MD
LG