Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:54

23 апрель көнне Уфада Башкортстанның татар авыллары тарихын өйрәнүгә багышланган конференция булып үтте. Җыенны Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге оештырды.

Башкортстандагы татарларның тарихын дөрес итеп язу, татар авыллары үткәнен өйрәнү өчен һәвәскәр иҗатчыларны да, тарихчы галимнәрне дә җәлеп итәргә. Башкортстан татарлары шәҗәрәләрен язуны киң колач белән җәелдерергә, атаклы шәхесләрнең тормыш юлы хакында төпле хезмәтләр язырга. Шушы һәм башка бихисап мәсьәләләр күтәрелә бу конференциядә. Мөһим җыенда Казаннан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов белән шушы институтның бүлек мөдире, тарих фәннәре докторы Радик Салихов та хөрмәтле кунак.

Конференцияне оештыручылар

Конференцияне оештыручылар

"Уфа ягы татар авыллары тарихын язуга багышланган җыенның максатлары зурдан. Бүгенге Башкортстан җирлегендә яшәүче татарларның тарихы гомумән өйрәнелмәгән. Аның белән шөгыльләнүчеләр юк диярлек. Җитмәсә, мондагы татар тарихын бозуда, урыс тарихчыларын да узып, башкорт галимнәре катнаша. Бу биредәге татарларның байтак өлешен башкорт милләтенә керүчеләр дип раслаулар аша да, татарларны бу җирдә килмешәк халык дип игълан итү юлы белән дә тормышка ашырыла. Көнбатыш Урал буе татарларының бүген “Башкортстан” дигән җирлектәгеләре тарихын өйрәнгәндә “башкорт” дигән сүзнең төрле заманда кулланышта булган төрле мәгънәләрен ачыклау таләп ителә. Архив материалларыннан күренгәнчә, XIX гасырларда да “башкорт” атамасы милли генә түгел, ә аерым катлам – сословие билгесе дә булган. Хәзер безгә төпле анализ ясалган хезмәтләр нәшер итү кирәк", ди танылган журналист, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарият шурасы әгъзасы Кәрим Яушев.

Радик Салихов (c) һәм Рафаэль Хәкимов

Радик Салихов (c) һәм Рафаэль Хәкимов

​Соңгы елларда Уфа һәм Урал ягы татар авыллары тарихын өйрәнеп китап чыгаручылар бермә-бер артты. Әмма китап белән китапның да аермасы бар. Хәзерге шартларда төпле анализланган тарихи басмалар кирәк, ди әлеге конференцияне оештыручылар. Җыенга Башкортстанның төрле районнарыннан утыздан артык вәкил килгән. Алар арасында күпчелеге һәвәскәр тарихчылар. Туган яклары тарихына багышлап берничә китап чыгаручылар да бар.

Башкортстан татарларының хак тарихын язуга Мәрҗани исемендәге Тарих институтын җәлеп итү безнең башлангычның киләчәген өметле итә. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов шулай дип белдерде. Казан галиме Радик Салихов Тарих институтында нәкъ менә татар авыллары тарихын өйрәнү бүлеген җитәкли. Кечкенә генә авылларның, хәтта инде беткән авылларның тарихын да ныклы өйрәнү кирәклеген әйтә ул. Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов Уфада институтның филиалын ачу тәкъдимен дә хуплый.

Рафаэль Хәкимов (c), Альберт Максютов, Кәрим Яушев

Рафаэль Хәкимов (c), Альберт Максютов, Кәрим Яушев

​Тарих буенча махсус белем алган мөгаллимнәр дә катнаша бу киңәшмәдә. Алар авыллар тарихын төрле яклап тикшерү кирәклеген ассызыклый. Тарих фәннәре кандидаты Рамил Әскәров һәвәскәр тарихчыларның да тырышлыгын уңай бәяли. Шул ук вакытта алар язган күп китапларның фәнни яктан йомшак булуын әйтә ул. “Әби-бабайлардан сорашып кына язылган җыентыклар дөрес тарих була алмый, архивларда ныклы тикшеренүләр алып барганда гына объективлыкка ирешеп була”, - ди ул.

Конференциядә катнашучылар яңа башлангычны нәтиҗәле алып бару тәңгәлендә үз тәкъдимнәрен әйтте. Киләчәктә Уфада Тарих институтының филиалын ачу турында да килешенде. Ахырда җыенның берничә өлештән торган карары кабул ителде.

Башкортстан татарлары тарихын язу дүрт юнәлештә барачак. Беренчесе – Көнбатыш Урал буенда татарларның иң борынгы заманнардан башлап төпләнүе, үсүе тарихы. Икенчесе – татар авыллары тарихы. Өченчесе – татарның билгеле нәселләре (бәкләр, морзалар), галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре тарихы. Дүртенчесе – бу җирлектә татарның борынгыдан сакланып калган матди мираслары (биналар, кабер ташлары) һәм соңрак булдырылган тарихи ядкарьләре (Уфадагы Галия мәдрәсәсе һәм башкалар).

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG