Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай көнендә Казан үзәген "татарча сөйләш"термәкчеләр


Казан үзәге 26 апрельдә "татарча сөйләш"ергә әзерләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:51 0:00

"Мин татарча сөйләшәм"нең төп зур тамашасы Казан үзәгендә узачак, ди оештыручылар. Татар теленең абруен күтәрү максатындагы бу чара быел төрле юнәлешләрдә оештырыла.

Ун ел элек милли җанлы бер төркем татар яшьләренең үз көчләре белән башлаган "Мин татарча сөйләшәм" (МТС) акциясе хәзер Татарстан хөкүмәте ярдәмендә үтүче киңкүләм, үз эченә берничә юнәлешне алган зур чарага әйләнде. МТС өчен җаваплы Татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин белдергәнчә, быел "Мин татарча сөйләшәм" чаралары өчен республика хөкүмәте миллион сумга якын акча бирә.

"Мин татарча сөйләшәм" максатларына тугры кала, алар – шәһәрдә татар телен куллану даирәсен киңәйтү, яшьләр арасында татар теленең имиджын арттыру, Татарстанда ике дәүләт – татар һәм рус телләренең бертигез күләмдә куллануын барлау", ди Яруллин.

26 апрельдә елдагыча Казанның нәкъ үзәгендә, Бауман урамында көндезге сәгать өчтә "Мин татарча сөйләшәм" дигән зур тамаша-концерт узачак. Анда яңа буын автор-башкаручылар, альтернатив төркемнәр, иҗади карашлы татар яшьләре чыгышлары, МТСта актив катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшыру көтелә.

Ун ел эчендә шушы чаралар вакытында авто һәм велойөрешләр, "Интернет татарча сөйләшә" дигән чаралар узган. МТС әйдаманнары сүзләренчә, дөньяда кулланыла башлаган яңа технологияләрне татарчалаштыру эше дә бара.

Бу араларда актив рекламалаган чараларның берсе – республикадагы татарча хаталы язылган игълан-язуларны барлау һәм фотога төшереп махсус акциядә катнашу. МТСның барлыкка килгән вакытыннан алып аның алыштыргысыз әйдаманнарының берсе, журналист Римма Бикмөхәммәтова белдергәнчә, дәүләт оешмалары белән чагыштырганда, хосусый ширкәтләр белән эшләү күпкә җиңелрәк. Гәрчә, дәүләт оешмалары бу идеяне беренче чиратта хупларга тиеш булсалар да. Татарстанда төрле оешмаларның исемен, элмә такталарындагы язуларны һәм башка мәгълүматны тәрҗемә итә торган махсус дәүләт оешмасы булырга тиеш, ди ул.

"Мин татарча сөйләшәм"не оештыручылар Татарстанда "Парклар һәм скверлар елы"н истә тотып, миллилекне республика паркларына да кертергә ниятлиләр. "Ә", "ү", "ө", "җ", "һ", "ң" хәрефләрен агачтан ясап, парк һәм скверларга урнаштырачаклар. Аларга утырып каһвә, чәй эчеп булачак ди Тәбриз Яруллин. Хәрефләрне яңача ясау өчен яшь архитекторлар арасында "Tatpark" проекты конкурсын үткәрү дә көтелә.

XS
SM
MD
LG