Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция АКШ Конгрессына "Немцов исемлеге"н тапшырды


Михаил Касьянов (с) һәм Борис Немцов. 2011 елның 28 марты
Михаил Касьянов (с) һәм Борис Немцов. 2011 елның 28 марты

Михаил Касьянов АКШ Конгрессына сигез кешедән торган исемлек тапшырды. Чикләүләр кертергә тәкъдим ителгәннәр арасында Русия телеканаллары җитәкчеләре һәм журналистлар бар.

Оппозициядәге РПР-ПАРНАС фиркасенең рәистәше Михаил Касьянов АКШ Конгрессына сигез кешедән торган исемлек тапшырды. Русия оппозициясе вәкилләре фикеренчә әлеге кешеләр Борис Немцовка каныгучылар.

Касьянов "Немцов исемлеге"ндәгеләр "Магницкий исемлеге"нә өстәлер дип өметләнә. Чикләүләр кертергә тәкъдим ителгәннәр арасында Русия телеканаллары җитәкчеләре һәм журналистлар – Владимир Кулистиков һәм Олег Добродеев, Владимир Соловьев, Дмитрий Киселев, Аркадий Мамонтов, Андрей Караулов, Константин Семин, дума тепутаты, тележурналист Алексей Пушков бар дип белдерә Касьянов РБКга.

Хәзер бу исемлекнең "кара исемлек"кә туры килү-килмәвен юристлар тикшерергә тиеш. Касьянов: "Алар туры килә, безнең карашыбызча, сүз кеше хокукларын бозу турында бара", дип белдерә.

2012 елның декабрь аенда АКШта "Магнитский кануны" кабул ителде. Бу канун кеше хокукларын бозуда җаваплыларга чикләүләр кертү турында. Канун янәсе салым түләмәүдә гаепләнеп Русия төрмәсендә үлгән Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский исеме белән аталды. Хәзер Магнитский исемлегендә 34 фамилия бар.

Немцов "Магнитский кануны"н кабул итүне хуплаган иде. 2010 елда ул кеше хокукларын һәм ирекне чикләүгә җаваплылар кергән исемлек төзергә тәкъдим итте. Борис Немцовның "Кабахәтләр исемлеге"ндә Владимир Путин беренче тора иде.

Немцов быел 28 февральдә Мәскәү үзәгендә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG