Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәхкәмәсе Семинны кулга алу карарын көчендә калдырды


Алексей Семин. 2011 елгы фото
Алексей Семин. 2011 елгы фото

Татарстан Югары мәхкәмәсе ASG инвестицияле төркем хуҗасы, миллиардер Алексей Семинны "Адмирал"да янгын сәбәпле тикшерү уңаеннан кулга алу карарын көчендә калдырды.

Җомга Югары мәхкәмә миллиардерның адвокатлары шикаятен кире какты. Хөкемдар Семин тоткарлангач, ул бер айга сак алына алыначак дип белдерде. Элек мәхкәмә 11 майга кадәр тоткарлау карары чыгарган иде һәм бу карар кире кагылды.

Адвокатлар тикшерү материаллары белән танышкач, Семинны тоткарларга кануни сәбәпләр юк, ул тикшерүдән качып йөрмәгән, үзенең кайда булуын әйткән, янгында зыян күргәннәргә акчалата ярдәм иткән дип белдерә.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе ASG инвестицияле төркем хуҗасы миллиардер Алексей Семинга 14 апрель көнне тоткарлау карары чыгарган иде. Семинга "янгынга каршы иминлек кагыйдәләрен үтәмичә саксызлык белән ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән", "авыр хәлләргә китергән вәкаләтләре кысаларыннан чыгу", "җаваплылыктан читләшү өчен ялган таныклык һәм башка төрле документ ясау"да гаепләү белдерелә.

Элегрәк шундый ук гаепләүләр "Менеджмент" ширкәтенең генераль директоры Роберт Хәйруллинга белдерелгән иде.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2007 елны Семин һәм Хәйруллин "Серп һәм Молот" Казан заводының җитештерү бинасын сатып алып аңа сәүдә комплексы статусы биргән һәм арендага тапшырган. Бинада инженер коммуникацияләр, шул исәптән янгын сүндерү җайланмалары булмаган.

Мәхкәмә инде Хәйруллинны сак астына алды. Җинаять эше кысаларында "Менеджмент"ның барлык милке кулга алынган.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү барышында 12 кеше җаваплылыкка тартылган.

11 март көнне "Адмирал"дагы янгында 17 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG