Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: 100 ел элек әрмәннәрне күпләп үтерүдән сабак алу кирәк


Барак Обама
Барак Обама

Барак Обама моннан 100 ел элек булган вакыйга сәбәпле әрмән халкына теләктәшлек белдерде.

АКШ президенты Барак Обама моннан 100 ел элек булган вакыйга сәбәпле әрмән халкына теләктәшлек белдерде, әмма "геноцид" дигән сүзне кулланмады. Бу сүз урынына ул вакыйганы "20нче гасырның күп кеше юк ителгән вәхшилеге" дип атады.

Обама Госманлы империясендә 1915 елда әрмәннәрне күпләп үтерүне кайгылы вакыйга дип атап, аның тарихи хәтердә урыны барлыгын һәм үткән белән хисаплашу кирәклеген дә әйтте.

"Госманлы империясендә 1915 елдан башлап әрмәннәрне сөргәннәр, вәхшиләрчә юк иткәннәр, аларны үлемгә җибәргәннәр. Тарихи җирләрендә мәдәниятләре дә, мираслары да юк ителгән. Бөтен яклар да зыян күргән коточкыч көч куллану бер миллион 500 мең әрмәннең гомере өзелүгә китергән", ди Обама.

"Киләчәк буын кабатламасын өчен, без бу газаплы мирастан сабак алырга тиеш", ди АКШ президенты.

Обама сенатор һәм президентлыкка намзәт булганда әрмәннәрне күпләп үтерүне "геноцид" буларак тасвирлады һәм АКШ хөкүмәте моны танырга тиеш дип тә белдергән иде. Әмма президент булгач Обама, Төркиягә хөрмәт йөзеннән, бу бәяләмәләренннән тыелды.

АКШның НАТОда беректәше булган Төркия "геноцид" дигән сүзне куллануны кире кага.

Элегрәк Рим папасы Франциск әрмәннәрне күпләп үтерүне "геноцид" дип бәяләгән иде.

XS
SM
MD
LG