Accessibility links

Төркия Чанаккале сугышының 100 еллыгына Казанда фотокүргәзмә ачты


Казанда "Төркия яктылыгы" фотокүргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Казанда "Төркия яктылыгы" фотокүргәзмәсе ачылды

24 апрельдә Төркиянең Казан баш консуллыгында "Төркия яктылыгы" исемле фотокүргәзмә ачылды. Төркия һәм Татарстан сәнгать сөючеләре катнашкан чара Төркиянең Чанаккале сугышына 100 ел тулган көнгә туры китерелде.

Фотокүргәзмә ачылышында үз чыгышын Татарстан-Төркия республикалары арасында көннән-көн арта барган сәүдә-икътисади элемтәләрне аңлата башлаган Төркиянең Казан башконсулы Турхан Дилмач, ике республика арасында мәдәният хезмәттәшлегенә дә игътибар итәргә кирәклеген әйтте.

"Бер ай эчендә генә дә Татарстанга Төркиянең Истанбул шәһәре башлыгы Кадыйр Топбаш, икътисад министры Нихат Зәйбәкче, парламент башлыгы Җәмил Чичәк килеп китте. Бу сәфәрләр ике республика арасында элемтәләрнең ныгый баруын күрсәтә.

Киләсе атнада Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әнкарага сәфәр кылачак. 29-30 апрель көннәрендә Әнкарада Татарстан мәдәният көннәре үтәчәк.

"23 апрельдә "Мир" кинотеатрында Төркия киносы атналыгы башланды. Җомга көнне исә "Төркия яктылыгы" исемле фотокүргәзмә ачтык", дип белдерде ул.

Турхан Дилмач үз чыгышында 24 апрельдә Чанаккале сугышына да 100 ел тулуын һәм шушы чара белән үз илләрен яклап һәлак булган төрекләрне искә алуларын әйтте.

"24 апрельне кайбер илләр башка сәбәпләр белән, башка төрле чаралар оештырып билгеләп үтә. Без Төркия буларак, тарихтан дошманлык эзләмибез, киресенчә, дуслык һәм тынычлык урнашуын телибез", дип баш консул ил исемнәрен һәм вакыйга елларын әйтмичә генә 1915 елда Госманлы империясендә булган әрмән вакыйгаларына карата үз фикерен белдерде.

Шуны да әйтергә кирәк, 1915 елда Госманлы чорында әрмәннәргә карата булган вакыйгаларны Әрмәнстан һәм чит илләрдәге әрмәннәр "Әрмән геноциды" дип атый. Төркия исә моны кире кага, бу вакыйгалар Госманлыга каршы барган сугыш вакытында Госманлы тылында баш күтәргән әрмәннәрне башка урыннарга күчергән вакытта юлда килеп туган вакыйгалар һәм ул вакытта әрмәннәр белән бергә төрекләрнең дә үлүе турында белдерә.

Төркия үз архивларының бар дәүләт тарихчылары өчен, шул исәптән Әрмәнстан тарихчыларына да ачык булуын, ул чор вакыйгаларын ике илнең архив документларына нигезләнеп тикшерү өчен уртак тарих комиссиясе коруны һәм Әрмәнстанның да үз архивларын ачуын сорый. Бу вакыйгаларны тикшерүнең сәясәтчеләрнең түгел, ә тарихчыларның эше икәнлеген әйтә, Әрмәнстан исә бу тәкъдимнәрне кире кага.

24 апрельдә Русия президенты Владимир Путин Әрмәнстан президентының чакыруы белән Ереванга барып Госманлы чорындагы әрмән вакыйгаларын искә алу чарасына катнашты.

Төркия республикасы тышкы эшләр министрлыгы бу уңайдан Путинның сәфәрен тәнкыйтьләп белдерү бастырып чыгарды.

Әлеге белдерүдә, Төркиянең, Русия президенты Путинның, барлык кисәтүләргә карамастан, Әрмәнстанга барып 1915 елгы вакыйгаларны геноцид дип бәяләвен тәнкыйтьләве әйтелде.

Фотокүргәзмәгә килгәндә, Казан Юныс Әмрә Төркия тикшеренүләре үзәге белән Төркиянең Казандагы башконсуллыгы бергәләшеп оештырган "Төркия яктылыгы" фотокүргәзмәсе баш консуллык бинасында 22 майга кадәр ачык булачак.

XS
SM
MD
LG