Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда дүртенче Бөтендөнья төрки форумы ачылды


Turkey -- Scene of World Turkic forum in Istanbul, 24Apr2015
Turkey -- Scene of World Turkic forum in Istanbul, 24Apr2015

Әнкараның төрки илләр hәм төбәкләр белән элемтәне ныгыту максатындагы җыенда 30лап илдән 200ләп вәкил hәм кунак, Татарстан һәм Башкортстаннан да берешәр вәкил катнаша.

Бу форум Төркиянең төрки илләр hәм төбәкләр белән элемтәне ныгыту, бөтен дөнья төркиләрен бер мәйданда туплау максаты белән оештырылучы проектларның берсе. Аны стратегик эзләнүләр алып бара торган Төркия Азия үзәге (TASAM) үткәрә.

Быел форумда 30лап илдән 200ләп вәкил hәм кунак катнаша. Идел-Урал төбәгеннән вәкилләр икәү: Казаннан "ТНВ-Планета" каналының "Татарлар" редакциясе җитәкчесе Раил Өметбаев hәм Уфадан "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы бүлек җитәкчесе Ләйлә Ишморатова. Чакырылган булсалар да, Төрекмәнстан hәм Yзбәкстан вәкилләре юк иде. Кырымнан да килергә тиешле берничә кеше килә алмады.

Форумның быелгы темасы – "Җәмәгатьчелеккә ачык дипломатия, медиа, мәгълүмат". Шулай ук, быелгы җыен Чанаккалә вакыйгаларының (1915 елда Төркиянең Европа hөҗүменә каршы сугышының) 100-еллыгына багышлана. Форум эшчәнлеген Төркия, Азәрбәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан кебек илләрнең төп телеканаллары яктырта.

"300 миллион кеше булган төркиләр дә берләшергә тиеш"

Ачылыш тантанасында TASAM президенты Сөләйман Шәнсой хәзерге вакытта бөтен дөньяда интеграция процесслары баруга басым ясады: Африка илләре үзара берләшә, Европада бу хәрәкәт инде күптәннән бара, 300 миллион кеше булган төркиләр дә үзара берләшергә тиеш. Шул ук вакытта Европа илләрендә яшәүче төркиләргә карата (сүз күбрәк төрекләр турында бара) мөнәсәбәт бик үк уңай түгел. Һәм бердәм төрки дөнья бу проблемны да уртага салып хәл итәргә тиеш.

Урта Азия өчен көрәш

Алга таба форумда катнашучылар төрле төркемнәргә бүленеп эшләде. "Глобаль идарәдә мәгълүматның роле" дигән сессиядә Ататөрек университетыннан Җәмил Догач Ипәкнең чыгышы аеруча кызыклы булды. Ул Урта Азиягә йогынты ясарга тырышучы өч зур дәүләт турында сөйләде: ул да булса АКШ, Кытай hәм Төркия.

Хәзерге вакытта Кыргызстанда АКШ гамәлгә куйган 143 оешма эшли икән. Таҗикстанда алар 83, Yзбәкстанда 21. Бу оешмалар җирле халык арасында демократия hәм сивиль җәмгыять кыйммәтләрен җәелдерү белән шөгыльләнә. "Азатлык" радиосының казакъ, кыргыз, үзбәк телләрендәге хезмәтләре дә бу максатларга эшли, дип сөйләде Җәмил Догач Ипәк.

"Икенче яктан, Кытай үзенең "Яңа ефәк юлы" дигән проектын дәвам итә", дип алга таба хәбәр итте Җәмил әфәнде. 2002 елдан бирле Кытай белән чиктәш Казакъстан hәм Кыргызстанда кытай теленнән олимпиадалар үткәрелә. Шәhәрләрдә Конфуций үзәкләре ачыла. Моннан кала, кыргыз hәм казакъ студентлары өчен махсус грантлар каралган. Әлеге грантларны отып Кытайга барып югары белем алырга мөмкин. Һәм күп очракта бу студентларны Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесенә укырга җибәрәләр – "җирле уйгырларның санын тагы да киметер өчен".

Урта Азиягә йогынты ясарга тырыша торган өченче зур көч – Төркия. 1993 елдан бирле ТӨРЕКСОЙ оешмасы эшли. Бәйсез төрки дәүләтләр әлеге халыкара оешманың тулы хокуклы әгъзалары булса, Татарстан, Башкортстан кебек Русиядәге милли республикалар күзәтүчеләр ролендә. Соңгы елларда төрле шәhәрләрдә, шул исәптән Казанда да Юныс Әмрә үзәкләре ачылды. Әлеге үзәкләр төрек мәдәниятен алга сөрә. Бишкәктә Төркия белән бергә ачылган Манас университеты эшли. Алга таба уртак төрки хәбәр телеканалын булдыру турында да уйлар бар икән. Ә менә моннан берничә ел элек эшли башлаган "TRT-Avaz" каналының эшчәнлеген чарада катнашучылар тәнкыйть утына тотты. Янәсе, тапшырулары яшьләрне кызыксындырырлык түгел. Хәзерге вакытта каналда кыргыз, төрекмән, азәрбайҗан, боснак, казакъ телләрендә тапшырулар бара. Татарча да булырга тиеш иде, тик hаман юк.

Yзенең чыгышын тәмамлап, Җәмил Догач Ипәк төркиләргә франкофон дөньяның тәҗрибәсен кулланырга кирәк, диде.

Татарстан читтә түгел кебек

Утырышта Исмәгыйль Гаспралының "Телдә, фикердә, эштә берлек" дигән мәшhүр сүзләре берничә тапкыр яңгырады. Казаннан килгән Раил Өметбаев үзенең чыгышында "ТНВ-Планета" каналының тәҗрибәсе турында сөйләде. "Узган елның көзендә Төньяк Кыпрыч Төрек Җөмhүриятендә булган Төрки телле журналистларның форумыннан соң без "Татарлар" тапшыруында "Төрки дөнья яңалыклары" дигән яңа проект башладык. Әлеге проектта Татарстан тамашачысын уйгыр, гагауз, казакъ, Гыйрактагы Кәркүк төркиләре hәм башка төркиләрнең тормышында булган вакыйгалар белән таныштырабыз", дип сөйләде.

Төрекләр дә ана телен оныта

Диаспоралар белән эшләүгә багышланган утырышта да кызыклы саннар яңгырады.

Париждагы Анадолу мәдәнияте мәркәзе президенты Дэмир Фытрат Онгер сүзләренчә, 620 мең төрек яшәгән Франциядә төрек дини җәмгыятьләре үзара берничек тә аралашмый.

Даниянең этник азчылыклар шурасы рәисе Мөhсин Түркйылмаз төрек яшьләренең ассимиляциягә дучар булуына басым ясады. "Хәзер бер эш кылмасак, 30-40 елдан соң 60 мең төрек халкы булган Даниядә төрекчә сөйләшә торган кешеләр калмаячак", диде ул.

Австриядә 300 мең төрек яши икән. Ул хакта Австриядән килгән Атилла Динчер хәбәр итте. "Бездә 200 мәчет, 600 төрек оешмасы бар. Бер шәhәрдә 4 мәчет эшли. Шуларның hәрберсенә җомга намазына егермешәр кеше йөри. Yзара берләшмиләр", дип сөйләде ул. Шул ук вакытта, Динчер сүзләренчә, 2014 елда Германия мәгълүмат чараларында төрекләр турында 16 мең хәбәр чыккан булган. Шуларның 15200ендә төрекләр начар сәбәпләр белән телгә алына.

1915 ел вакыйгалары искә алынды

Форумда яңгыраган тагын бер мөhим фикер – 1915 елда Төркия бәйсезлеге өчен төрекләрнең генә түгел, балкарларның да, татарларның да, азәриләрнең дә, кырымтатарларның да, башка төркиләрнең дә катнашуы. Кайбер вәкилләр фикеренчә, хәзер Төркия бөтен дөнья буйлап сибелгән төрекләргә ярдәм итәргә дә, аларга таянырга да тиеш. Күпләр төрекләргә яhүд hәм әрмән халыкларыннан үрнәк алырга кирәк, дип уйлый.

1915 елда Төркиядә әрмәннәрнең күпләп үтерелгәне дә искә алынды форумда. Төп фикер шул: бернинди геноцид булмаган, дөнья медиасы әлеге вакыйганы бер яктан гына, әрмән күзлегеннән генә яктырта, hәм төрекләр дөньяга үз карашын җиткерер өчен тагын да актив эшләргә тиеш.

"Кызыл алма" бүләкләре тапшырылды

Сәхнәдә Нур Даутовка бүләк тапшыру
Сәхнәдә Нур Даутовка бүләк тапшыру

Кичен "Кызыл алма" бүләген тапшыру тантанасы булды. Әлеге премиягә намзәтләрне Бөтендөнья төрки форумында моңарчы инде катнашкан вәкилләр тәкъдим итте. Тавыш бирү интернетта барды. "Мәдәният" номинациясендә Башкортстанның Бәләбәй районында туып үскән композитор Нур Даутов белән Төркиядән Доктор Мостафа Исән җиңеп чыкты.

"Эшлекле кеше" номинациясендә Карачай-Балкар фонды җитәкчесе Али Тоторкулов җиңү яулады. Yзенең чыгышында ул дөньядагы бөтен төркиләрнең ана ватаны – Русия, диде. Бу мизгелдә залдагы күп кенә кеше гаҗәпләнеп куйды.

"Кызыл алма" бүләгенә ия булган тагын бер Русия ватандашы – Виктор Бутанаев. Ул Хакасиядән. Бутанаев "Фикер" номинациясендә җиңде.

Форум читендә яңгыраган тагын бер фикер: 1990нчы елларда алып барылган төрки җөмhүриятләрне бер мәйданда туплау сәясәтен Төркия акрынлап Казакъстанга тапшыра кебек. Монда хаклык бар сыман: соңгы вакытта Алматыда берничә төрки җыен узды.

Дүртенче Бөтендөнья төрки форумы эшен 25 апрельдә тәмамлый.

Рамил Сафин
Истанбул

XS
SM
MD
LG