Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Яблоко" үз әгъзасына һөҗүмне хөкем итә


“Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлеге рәисе Сергей Наумкин
“Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлеге рәисе Сергей Наумкин

“Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе чираттан тыш утырыш уздырып, фирканең актив әгъзасы Евгений Пучинскийга һөҗүмне тикшерде.

Узган якшәмбе, ягъни 19 апрельдә Уфада “Яблоко” фиркасе әгъзасы Евгений Пучинскийга һөҗүм иткәннәр. Һөҗүм көпә-көндез, башкала үзәгендә булган. Пучинскийга кичке җидедән соң Карл Маркс һәм Достоевский урамнары чатындагы йорт ихатасында арттан килеп ташланганнар. Ул дустыннан фатирдан күчерешүдә булышуны сорап телефоннан SMS алгач ярдәм итәргә барган булган. Арттан кулларын каерып, аның башына суга башлаганнар.

Евгений Пучинский
Евгений Пучинский

Пучинский һөҗүм итүчеләрнең төгәл санын белми, алар биш-сигез кеше дип уйлый. Алар барысы да яшьләр булган. Һөҗүм итүчеләр аны кара төстәге тугызынчы модель ВАЗ машинасына утыртмакчы булган, ләкин Евгений алардан ычкынып, качып киткән. Аннан соң полициягә шалтыраткан. Полиция тиз арада килеп җитеп, өч кешене тоткарлаган һәм күп тә узмый чыгарып җибәргән. Пучинскийны башкаланың Ленин районы полиция бүлегеннән ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озатканнар. Аның полициягә мөрәҗәгать итүе турында документ күчермәсе соравын җавапсыз калдырганнар. Пучинскийның теш казнасы сынган, баш мие селкенгән, кул, муен һәм тәннәрендә кара янган урыннар калган.

“Яблоко” фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин бу һөҗүм оппозицияне куркыту максатындагы сәяси һөҗүм булырга мөмкин дип исәпли. “Әлеге һөҗүмнең оппозицияне куркыту максатыннан оештырылган сәяси чара булуы да ихтимал. Бу һөҗүм итүче төркемнең өстән идарә ителүе дә мөмкин. Моңа зыян күрүче төшергән видеорепортажлар сәбәпче булса кирәк. Чөнки Евгений Пучинский республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев катнашкан “Ватандашлар форумы”, Башкортстан җитәкчесе каршындагы Җәмәгатьчелек пулаты утырышлары төшерелгән видеоязмаларны интернет аша халыкка җиткергән иде.

“Яблоко”фиркасе бүлекчәсенең чираттан тыш утырышында әлеге хәлләргә бәйле мөрәҗәгать кабул ителде. Анда фирка әгъзасына көч куллану, басым ясауга протест белдерелгән. Илдә сәяси актив кешеләрне куркыту баруы ассызыкланган. Мөрәҗәгатьтә прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы һәм тикшерү бүлекләреннән әлеге эшне җентекле тикшерү таләп ителгән.

Евгений Пучинский YouTubeта “ЯБЛОКО РБ” һәм “Общественный контроль ЖКХ РБ” дигән видеоканаллар оештыручы һәм алып баручы. Ул Уфадагы каршылык чараларын да даими төшереп, интернетка чыгара тора.

XS
SM
MD
LG