Accessibility links

Чаллыдагы Тукай һәйкәле янында иҗат уңышлары бүләкләнде


Чаллыда әдәбият сөючеләр Тукай һәйкәле янына җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:11 0:00

Чаллыда Габдулла Тукай һәйкәле янында әдәбият һәм сәнгатьтә уңышларга ирешкәннәрне бүләкләү чарасы сәнгать әһелләре, шагыйрьләр чыгышлары белән үрелеп барды.

Чаллыда 24 апрель иртәдән үк җилле, яңгырлы булды. Бу көнгә билгеләнгән Тукай бәйрәменең булуы да шик астында калган иде. Шулай да көннең икенче яртысында узарга тиешле Тукай бәйрәме кечкенә генә үзгәрешләр белән үтте.

Сәгать икеләр тирәсенә инде һәйкәл янына байтак укучылар, сәнгать кешеләре, шәһәр халкы җыелган иде. Тукай көне бәйрәме, шигырь бәйрәме башлануы хакында алып баручының берничә җөмлә әйтүе булды, кисәктән генә галәмәт көчле җил чыкты. Әлеге җил санаулы мизгелләр эчендә өермә-давылга әйләнде һәм Тукай почмагына куелган таяктагы микрофоннарны, шактый авыр булган көчәйткечләрне дә болгап җиргә сылады. Мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән Тукай якташы, Татарстанның атказанган артисты, драматург Булат Сәләхов та 15-20 секунд барган давыл нәтиҗәсендә ауган-түнгән җиһазларны тәртипкә китерү белән мәшгуль булды.

Шунысы гаҗәп, әлеге мизгелле мәхшәрдән соң яктырып кояш та чыкты, җил дә тынды. Бер сәгать чамасы барган Тукай бәйрәме тәмамлануга кабат яңгыр китте, кар болытлары да күренде.

Ә хәзер тантананың башына, барышына күчик. Аны Чаллы шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы, Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов ачты һәм мондый теләкләрен җиткерде. “Безнең барлык мәктәпләребездә, китапханәләребездә Тукай көннәренә багышлап бик күп кызыклы чаралар узды. Татар теле укытучыларына рәхмәт. Алар төрле юллар белән балаларга Габдулла Тукай, башка шагыйрләребез, язучыларыбыз әсәрләрен җиткереп тордылар. Менә шушы юнәлештә эшләгән укытучыларыбызның алга таба да нәтиҗәле итеп эшләүләрен телим. Аларга зур рәхмәт”, диде Хәлимов.

Чаллыдагы Тукай көнендә иҗатта уңышларга ирешкән шәхесләргә акчалата бүләкләр тапшыру да гадәткә кереп килә. Узган ел язучылар арасыннан мондый бүләккә Рәшит Бәшәр лаек булган иде. Менә быелгы Тукай бәйрәмен алып баручылар 2015 ел җиңүчеләрен атыйлар. Сәнгать номинациясендә әлеге бүләк Татарстан һәм Русия рәссамнары берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, Чаллы рәссамнары берлеге рәисе Факил Гайфетдиновка тапшырылдыһһ.

Әдәбият юнәлешендәге эшчәнлеге өчен Гаяз Исхаки премиясе лауреаты, Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин шушындый ук бүләккә лаек була.

Рәссам Факил Гайфетдинов котлау уңае белән мондый фикерләрен җиткерде: “Бу бүләкне алуда барыбызның да өлеше зур булды. Мин аны гомум уңыш, дип саныйм. Бүләкне бик дулкынланып кабул иттем һәм Тукай һәйкәле янында аны алу мәңгелек истәлек булып калачак”.

Язучы факил Сафин үз чиратында “Бүләк чыннан да минем кырык еллык хезмәтемә бер бәя булды. Бу шулай ук безнең әдәбияткә, сәнгатькә шәһәребез җитәкчеләренең карашын да күрсәтә, яңа әсәрләр язуга этәрә. Без алга таба да әсәрләребездә халкыбызның бүгенгесен, киләчәген яктыртырбыз. Бүләк һичшиксез яңа китаплар чыгаруга китәчәк”, диде.

Шушы бүләкләү тантанасыннан соң мәктәп укучылары Габдулла Тукай, Чаллы шагыйрьләренең әсәрләрен укыды. Аннан инде сүз язучыларга, шагыйрьләргә бирелде. Беренче булып үз сүзен Айдар Хәлим әйтте. Ул бирегә килүчеләрне Тукай көне белән котлады. Сүз барышын шулай ук якынлашып килүче җиңү бәйрәме белән дә бәйләде. Әтисенең фронтта һәлак булуын, ятим үсүен, шулай да татарның Айдар Хәлим дигән язучысы, шагыйре, өлгергән кешесе булуын да бәян итте.

“Мин милләтемә рәхмәтле. Татар милләте кебек киң милләт, зур милләт, татар телле кебек бай милләт җир йөзендә өчәүдер. Аларның берсе татар. Без аның кадерен белмибез, шуңа, татар телен яклау турында урысча сөйләп аптыратмаслар иде. Татарча яз, укы. сөйләш. Менә шунда татар теле яклана да куя. Ходай тәгалә биргән телне “о защите татарского языка” дип нотыклар сөйләүдән безгә туктарга кирәк, диде Айдар әфәнде һәм сугыш чорына багышланган шигырен дә укыды.

Аның шигыре шактый озын иде. Шулай да кайбер өлешләрен күрсәтеп китәбез.

Йәнәсәйдән Әдрән диңгезгәчә,
Гүя мундир аелларына,
Ап-ак фәрештәләр кунаклаган
Юл буйлары каеннарына.

Җиңеп җиңелгәннәр!
Бәлки сезне
Башкалар башкача атарлар.
Каберләрдән томан куам.
Атыйм:
Татарлар.
Ауропада җырлап яталар.

Бәдбәхетнең канлы тәхте өчен,
Үзе тездән канда торса да,
Маршал Жуковларга Ауропада
Юл ачтылар Кормаш, Мусалар!..

Фашист инде Мәскәүгә җиткәндә,
Дүрт ай дошманына яу булып,
Брест кальгәләрен бирми торды
Минем каным-
Петр Гаврилов!..

Рейхстагның ыржайган бәпкәсен
Йөрәге белән каплап, аһ итеп,
Җиңү байрагының беренчесен
Элгәч ауды Гази Заһитов.

Җиңеп җиңелгәннәр!
Бәлки сезне
Башкалар башкача атарлар.
Каберсез-кадерсез
Россиядә
Сазлыкларда аунап яталар!..

Ауропада-татар каберләре!
Иңне-иңгә куйган рәвештә
Кулына Коръән тотып һәр каенда
Тәкъбир әйтеп утыра фәрештә

Аксакал язучы Айдар Хәлимнән соң Әнвәр Шәрипов, Сирен Якупова һәм Чаллының бик күп иҗатчылары чыгыш ясады.Тукай көне “И туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Җыенда Тукай һәйкәленең мыскыллануын искә алучы булмады. Быел Чаллыдагы Тукай һәйкәле мәсхәрәләнгән иде. Һәйкәл өслегенә мыскыллы сүзләр язу, тамгалар төшерү белән бергә, Тукай кулындагы китап та урлап алып кителгән иде. Тукай бәйрәменә кадәр сыннан урланган китап рәвеше табылмады.

XS
SM
MD
LG