Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан халкы Тукайның туган көнен билгели


Казанда Ана теле көне уңаеннан бәйрәм чаралары бара.

Бүген Ана теле көне һәм Габдулла Тукайның 129 еллыгы уңаеннан Казанда шигърият бәйрәме узды. Чарада Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дагыстан республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов, Татарстан премьер-министр урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, депутатлар, иҗат әһелләре катнашты.

Бәйрәм Тукай скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланды. Аннары чара Муса Җәлил опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Ел саен әлеге бәйрәм барышында Тукай бүләге җиңүчеләре игълан ителә иде. Быел бүләкләр бер көн алда Муса Җәлил опера һәм балет театрындагы узган чарада тапшырылды.

Сәгать 15.00да Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе башланып китте.

XS
SM
MD
LG