Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:00

Нурзия Кашапова: "Рәфис изолятордагы коточкыч хәлләрне сөйләде"


Казанның Совет районы мәхкәмәсе карары белән өстәмә ике айга сак астында калдырылган милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашаповның җәмәгате Нурзия Кашапова Рәфискә изоляторда каты басым ясалуы, андагы хокук бозулар турында сөйләде.

Казан каласының СИЗО-1ендә утыручы Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның хатыны Нурзия ханым мәхкәмә эшләреннән, төрмә шартларыннан канәгать булмавы хакында белдерә. Рәфис Кашаповны тагын ике айга изоляторда калдыру турында карар кабул ителгән иде. Шушы вакыйга турында Азатлык Нурзия ханымга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Нурзия ханым, сезнең ирегез Рәфис Кашапов эшен караган мәхкәмә утырышында катнаштыгыз. Менә шушы утырыш барышы, анда булган сөйләшүләрнең эчтәлеге хакында әйтеп китсәгез иде.

– Әйе, инде билгеле булганча, хөкемдар Рәфисне тагын ике айга тикшерү изоляторында калдыру турында карар чыгарды. Булган мәхкәмә утырышы бүлмәсенә без дүрт кенә кеше керә алдык. Чөнки мәхкәмә бүлмәсе бик кечкенә булып, андагы урындыклар да бик аз иде. Шуңа, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Казаннан Рәфисне яклап килүчеләр өчен урыннар булмады һәм алар ишек артында калды.

– Мәхкәмә алдыннанмы, барышындамы ирегез белән сөйләшеп алу мөмкинлеге булдырылмадымы?

– Юк, андый сөйләшү була алмады. Сөйләштермәделәр. Шулай да бер секунд эчендә генә хәлен сорый алдым.

– Инде мәхкәмә барышына килсәк, Рәфис анда үзен ничегрәк тотты, нинди фикерләр белдерде?

– Бу мәхкәмә эшендә хөкемдар аңа ахырдан гына сүз бирде. Үз чыгышында ирем Рәфис шушы үзе утырган изоляторда булган басымнар турында сөйләде. Ул шушы чыгышы барышында СИЗО-1 нең 42нче камерасында утыруын һәм котычкыч хәлләрнең булуын бәян итте. Ирем мәхкәмәдә сөйләвенчә, ул утырган шушы камераның күршесендә ике тәүлек буе тоткыннарны бик каты кыйнаганнар. Шундагы тоткыннарның берсе газаплауларга түзә алмыйча, асылынган. Шулай да аны күреп, коткарганнар. Төрмәләрдә тоткыннарга каты басым бара, ди. Инде тоткыннарны Рәфиснең күрше камерасына китереп кыйнауларны аңа карата психологик басым дип кабул итәбез. Ул биредә үк, “әгәр шушылар хакында мәхкәмәләрдә сүз әйтсәң, сине дә шушындый ук хәлләр көтә”, дип белдерүләрне әйтте. Рәфис инде бу очракта “Мине алай гына сындыра алмаслар, бары үтерә генә алалар”, диде хөкемдарга.

– Менә шушындый сүзләр Казанда булган мәхкәмәдә әйтелде, дип раслыйсыз инде.

– Әйе, менә шушы соңгы бер ел эчендә генә дә әлеге төрмәдә 14 кешенең үзен-үзе үтерүе хакында да әйтте ул. Алар газаплауларга түзә алмаган. Менә мин үзем дә, барлык гаилә дә иремнең ике атналык ачлык чарасыннан соң аның сәламәтлеге хакында борчылабыз. Аның бит шушы ачлыктан соң, аңарчы булган кыйнау-һөҗүмнәрдән соң тазалыгы юк иде. Адвокатлар Рәфисне өй шартларына чыгаруны да сорадылар. Ләкин бу үтенечләргә каршы килделәр. Шул ук күрше камерада булган газаплауларны ишетеп торганда, ул ике төн йоклый алмаган. Моңарчы булган һөҗүмнәрдән, Казан төрмәсендә булган басымнардан соң аның сәламәтлеген ныгыту да зарур иде. Сәламәтлекне ныгыту өчен гади генә витаминнарны мин 2 мартта төрмәдәге җаваплы кешеләргә калдырдым. Ул витаминнарны авыру иремә әлегәчә тапшырмаганнар. Бу тапшырылырга тиешле әйберләр кайда ята, әйтә алмыйм. Мин иремә китергән, тапшырган әйберләрне аңа бирмиләр.

Менә шушы вакыйгалардан чыгып, минем җәмәгатчелекккә мөрәҗәгать итәсем килә. Изоляторларда бит шулай күп кешеләрне кыйнап, газаплап гаепне үз өсләренә алдыралар. Кемнәрнеңдер гаепсез балалары, ирләре, туганнары шушы төрмәләрдә утыра. Алар хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итсенннәр иде. Мондый хәлләрне болай гына калдырырга ярамый. Тоткындагы кеше исәнлеге өчен кем җаваплы? Чөнки бу җирдә һәр кешенең иң зур байлыгы – исәнлек, дип саныйбыз. Менә минем ирем төрмәдә ята. Казый бу хакта карар чыгарды. Карар чыгарган казый Федоровамы, тикшерүче Шәмсетдиновмы, прокурормы, я булмаса төрмә башлыгы Галимовмы Рәфиснең исәнлеге өчен җавап бирергә тиешле? Рәфис анда үз сәламәтлеген үзе карый алмый. Тазалык өчен булган элементар витаминнарны да аңа тапшырмыйлар. Без монда иректә булып шулай ук ярдәм итә алмыйбыз. Шуңа, һәр кеше төрмәдә булган туганы өчен көрәшеп, андагы башбаштаклыкларны, кыйнауларны туктатуга өлеш кертсен иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG