Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Туган тел бәйрәмен яшьләр үзенчә "кыздырды"


26 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы 10 еллыгын билгеләде. Казанның Бауман урамындагы сәгать яны мәйданында узган тамашада биш меңнән артык кеше катнашты.

Быел да Тукай һәйкәле янындагы Шигърият бәйрәменнән соң яшьләр өчен “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе оештырылган иде. Шигърият бәйрәме тәмамланып күпләр яшьләр белән күңел ачарга дип килгән иде. Башкортстаннан килүче Альберт әфәнде Ганиев: “Ел саен башта Тукаебыз һәйкәле янында шигырь тыңлыйбыз, аннары Бауман урамына яшьләр янына төшәбез. Быел да шулай булды. Икесен дә күрәсе, ике чарада да катнашасы килә бит! Башкортстаннан ел саен киләм, Казанда Туган тел көне уңаеннан уздырылган тамашаны күрмәсәм, күңелем булмый”, дип сөйләде.

Яшьләр оештырган чара көндезге өчтә башланды. Бирегә Татарстанның Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән, Питрәч, Актаныш районнарыннан килүчеләр шактый. Татар милли хәрәкәтнең уңышлы проектын күрер, тәҗрибә туплар өчен Уфадан да татар, башкорт, Йошкар-Оладан мари милли хәрәкәтләре вәкилләре килгән иде. Алар да бу проектны тормышка ашыру механизмын өйрәнеп, үзләрендә шундый чара оештырырга теләгәннәрен белдерде.

Таһир Галиәскәров "мәйдан тулы яшьләрне күреп шаккатым" дип сөйләде. "Бу көнне өйдә утыру мөмкин түгел", ди ул. Үзен милләтпәрвәр дип таныштырган ир, татар җанлы кеше өчен иң кадерле бәйрәмнәр – 30 августтагы Татарстанның Суверенитет белән 26 апрельдә узучы Туган тел көннәре дигән фикердә.

“Мин, гадәттә, Шигърият бәйрәмендә булам, аннары яшьләрнең күңел ачуын күзәтәм. Бик дәртле, быел тагын да күбрәк кеше килгән дигән хис туды. Мин бәйрәмгә киләм икән, татар китабы кибетенә сугылам. Ана телендә язылган китаплар, Филүс Каһиров җырларын, татар әкиятләре, мультфильмнар дискларын сатып алдым. Миннән милли әдәбиятка, милли продукциягә инвестиция булсын дим. Аларны бүләккә таратам, башкалар да укысын, карасын, тыңласын әйдә! Бәлки үзләре татар китапларын сатып алырга күнегеп китәр! Китап укырга өйрәнсәләр, аннары татар телле матбугатка да язылырлар. Шулай әкренләп кешеләрне, яңа буынны тәрбияләргә кирәк”, дип сөйләде ул.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясен быел махсус Петербур шәһәреннән кайткан Нурбәк Батулла белән Чулпан Хөббәтуллина алып барды. Алар мәйданга җыелган яшьләрне төрлечә кыздырды.

Концерт вакытында быел беренче тапкыр “Шикәрные” дуэты чыгыш ясады, моннан тыш Финляндиядән Дәниз Бәдретдин, Германиядән Муса Маликов, Исмаил, Оскар, Рәдиф Кашапов, Гөлназ Батталова, Ширин, Илгиз Шәехразиев, “Иттифакъ”,“Azat”, “Алканат” төркемнәре яңа җырларын башкарды. Быел 10 еллык юбилей уңаеннан бу эшнең чишмә башында торучыларны да искә алып, аларны сәхнәгә чыгарып, зурладылар.

Ел саен иҗтимагый оешмалар тарафыннан Татарстанның “Дәүләт телләре турында канун”ын ихтирам итүчеләр рейтингы төзелә. Быел да татар телен яратучыларның исемнәре аталды. Дәүләт телләрен яратучы, ихтирам итүчеләр сафын “ИКЕА” сәүдә үзәге тулыландырды. Алар яшьләр тарафыннан татар теле онытылган, канун бозыла дигән хатка уңай җавап биреп, кибеттәге барлык элмә такталарны татар теленә тәрҗемә итте. Бу турыда “Азатлык” та язган иде.

ИКЕА кибетенең кулланучылар белән эшләүче бүлек башлыгы Линар Нәбиуллин мондый бүләк көтелмәгәнрәк булды дип әйтте.

“Безнең кибеттә мәгълүмат бер телдә иде, ләкин бу һич кенә дә Татарстан Конституциясен ихтирам итмәүдән түгел, безнең белеп бетермәү җитешсезлеге. Кимчелегебезне күрсәттеләр, без тиз арада ул хатабызны төзәтергә тырыштык. Яңа элмә такталар эленгәч, аларга игътибар итүчеләр дә булды, интернет аша рәхмәт хатларын да алдык. Сатып алучыларга бу мөһим икәнен аңладык. “ИКЕА” кулланучылар өчен барлык уңайлыклар тудыра, үзгәрергә һәрвакыт әзербез. Татарча да эшли башлавыбыз өчен әле бүләк тә алу икеләтә күңелле. Рәхим итегез “ИКЕА”га!”, дип сөйләде ул “Азатлык”ка.

Узган елларда рейтингка эләгеп, татар яшьләреннән рәхмәткә лаек булучылар арасында – “Ашан”, “Метро”, “Зельгрос”, “Майский” комбинаты, “Идеал” аяк кибете челтәре, “Билайн”, “Мегафон” кесә телефоны операторлары, “Яндекс” эзләү системасы, Казан метрополитены, “Атабай суы”, Арча районы Наласа авылында сөт җитештерүче “Агропарк”оешмалары.

Шулай ук соңгы елларда яшьләр татар телен бар дип белмәүчеләрне дә барлый башлады. Аларга “Тяжело с татарским” дип исемләнгән антипремия бирелә. Быел бу исем “Халык контроле” белән Татарстан иҗтимагый пулатына интернетта татар теленә игътибарсызлыгы өчен тапшырылды. Ике оешма да дәүләтнеке, әмма эшчәнлеген алып барганда татар телен оныта, исәпкә алмый. Бу турыда аларга берничә тапкыр мөрәҗәгать ителде, әмма үзгәрергә адым ясау булмады.

Сүз уңаеннан, бу антипремия соңгы 4 елда тапшырыла, исемне алыр өчен акциягә чакыру җибәрелсә дә, бервакытта да аны алырга килүче булмады. “Тяжело с татарским” антипремиясенә дәүләт оешмалары лаек дип табыла. Мәсәлән, “Универсиада” дирекциясе, Казан мэриясе, Татарстан электрон хөкүмәте, Казан кирмәне, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет, “Әкият” курчак театрлары, Татарстан дәүләт симфоник оркестры кебек дәүләт мәдәни оешмалары эшчәнлегендә татар телен “онытканнары” өчен яшьләр тарафыннан утлы табада сикертелде. Оештыручылар әйтүенчә, антипремия алуны ишетү белән үпкәләүчеләр дә, әмма уңай якка үзгәрергә кирәклеген аңлау да бар икән. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рашат Якупов "татар телен яулап алырга туры килә", ди.

“Дәүләт оешмалары башкаларга үрнәк булырга тиеш, әмма татар теле алар тарафыннан кулланылмый, бу яктан аксыйлар. Татарча язу, татарча мәгълүмат бирү автоматик рәвештә булырга тиеш. Ә безгә, иҗтимагый оешмаларга, күп очракта Татарстанда ике дәүләт теле икәнен исләренә төшерергә туры килә. Әле шунда ук уңай җавап бирер, үзгәрер урынына акланып формаль җавап язу белән шөгыльләнәләр. Аны яулап алырга туры килә. Татар телендә мәгълүмат алу – безнең хокук. Хәер, яза торгач, тәнкыйтьләгәч, бераз булса да үзгәрешләр бар, мәсәлән, дәүләт мәдәни оешмалары сайтларында татарча версия булдырылды, социаль челтәрләрдә аралашу ике дәүләт телендә алып барыла. Әмма төртеп күрсәтүне көтмичә бу эшләрне башкарсалар, хәерлерәк булыр иде”, ди Рашат.

Быел Казандагы кибет, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында татар теленең торышын “Татар-дозор” уенында да тикшерделәр. Бу уенда йөздән артык кеше, 14 такым катнашкан. Аның җиңүчесе – Казанның 27нче гимназиясенең “Варислар” такымы. Оештыручылар белән “Билайн” элемтә операторы исеменнән һәрберсенә смартфоннар бүләк ителде. Икенче урында Казанның 12нче гимназиянең “Кызлар иле” белән Казан элемтә техникумының “Милләттәшләр” такымнары. Өченче урынга IT лицейның “Тәрәзә”, Казанның 4нче гимназиясенең “Су кызлары”, 20нче гимназиянең “Кәләпүшләр” такымнары лаек булган. Соңгыларына акчалата бүләк тапшырылган.

Концерт кичке алтыга кадәр дәвам итте. Тамаша, гадәттәгечә, “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Быел кешеләр бу махсус ясатылган татар хәрефләре янында фотога төшеп тә күңел ачты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы акцияне Татарстанның хөкүмәте ярдәмендә оештырды. Моннан тыш ул быел Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә узды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG