Accessibility links

Кайнар хәбәр

Непалга җир тетрәүдән 5 миллиард доллар зыян килде


Непалда хәрабәләр арасыннан мәетләр чыгарыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

Непалда хәрабәләр арасыннан мәетләр чыгарыла

Биш миллиард доллар Непалның тулай җитештерү күләменең 20% тәшкил итә.

Непалда 25 апрель булган җир тетрәү нәтиҗәсендә җиде меңләп кеше яраланды, дүрт меңгә якын кеше һәлак булды. Җир тетрәү якшәмбе көнне кабатланып Һималай тауларыннан кар ишелеп төште.

Коткаручылар дарулар һәм медицина кирәк-яракларның җитмәвен хәбәр итте. Хастаханәләр яраланган кешеләр белән тулган.

Көньяк Азиядә 80 ел мондый җир тетрәүнең булганы юк иде. Башкала Катмандуда бик күп тарихи биналар ишелгән. Күрше илләр ашыгыч рәвештә Непалга ярдәм җибәрә. Непалга җир тетрәүдән 5 миллиард доллар зыян килде. Бу илнең тулай җитештерү күләменең 20% тәшкил итә​.

7.8 бал көчендә җир тетрәү шулай ук Һиндстан, Бангладеш, Тибет һәм Пакстанда сизелде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Непалда 50 меңләп Русия ватандашы булырга мөмкин дип белдерде. Эвакуация башланды.

XS
SM
MD
LG