Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша "Төнге бүреләр"не кире борды


Җиңүнең 70 еллыгына багышланган мотоцикллар йөрешендә катнашучыларны Беларус-Польша чигеннән уздырмаганнар.

"Төнге бүреләр" клубы әгъзалары 25 апрель-9 май Мәскәү-Мински-Брест-Вроцлав–Брно–Братислава–Вена—Мүнһен–Прага–Торгау–Карлсхорст–Берлин йөрешенә чыккан иде. Беларус чиген узган мотоциклларны Польша чигендә кире борганнар.

"Тәмам. Рәсми төстә кертмәделәр. "Персона нон грата" дип игълан иттеләр. Сөйләшә алмыйбыз. Кире бордылар", дип хәбәр итте клубның матбугат вәкиле.

Кайбер байкерларның Польша чиген аерым-аерым узып Варшауда очрашырга сөйләшкәннәре турында мәгълүмат бар.

24 апрель Польша «Төнге бүреләр» илгә кертелмәячәк дип игълан итте. Русия тышкы эшләр министрлыгы моңа ризасызлык белдерде. Германия матбугаты хөкүмәттәге чыганакларга нигезләнеп байкерлар Германиягә кертелмәячәк дип язып чыкты.

Русия Европа һәм АКШта Җиңүнең 70 еллыгына багышланган машина һәм мотоцикллар йөрешләре оештыра.

XS
SM
MD
LG