Accessibility links

Кайнар хәбәр

Непалда зилзилә нәтиҗәләре

Непалда 25 апрельдә булган көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә дүрт меңнән артык кеше һәлак булды, җиде меңләп кеше яраланды, күпсанлы биналар җимерелде. Коткаручылар дарулар һәм медицина кирәк-яракларның җитмәвен хәбәр итте. Хастаханәләр яраланган кешеләр белән тулган. Харәбәләр астыннан мәетләрне чыгару, исәннәрне эзләү эшләре бара. Табиблар йогышлы авырулар таралу куркынычы зур булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG