Accessibility links

дүшәмбе, 23 гыйнвар 2017, Казан вакыты 21:57

Мәскәүдә мәчеткә бирелгән җирдә чиркәү төзелә


Мәскәүдә җомга намазына җыелган мөселманнар намаз укый. 3 апрель. 2015 ел.

Мәскәүдә җомга намазына җыелган мөселманнар намаз укый. 3 апрель. 2015 ел.

Берничә ел элек Мәскәүдә мәчеткә җир бүлеп бирелүгә карамастан, гыйбадәт йортлары өчен туры килми дип мәчет төзелеше рөхсәт ителмәде. Хәзер анда чиркәү төзелә.

Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш бүлгесендә Волжский бульварда кайчандыр мәчет өчен бүлеп бирелгән җирдә чиркәү төзелә. Мөселман оешмалары инде мәчет булдыру өчен барлык документларны әзерләүгә карамастан, берничә ел элек хакимият төзелешкә рөхсәт бирмәде. Район җитәкчеләре моны җирле халыкның мәчет булдыруга каршы чыгулары һәм ул урында парк төзәргә җыенулары белән аңлатты.

Район җитәкчесе Владимир Зотов әлеге урын гыйбадәт йортлары өчен туры килми һәм шуңа мәчет өчен башка җир бирергә ышандырса да, бу һәрвакыттагыча вәгъдә генә булып калды. Шул ук вакытта, күрәсең, мәчеткә туры килмәсә дә, чиркәү өчен бу җир бик яхшы ярап куйган, чөнки инде ул урында хәзер агач чиркәү салынган, тиздән таштан зур чиркәү булдырылачак икән.

Әлеге районда яшәүче җәмәгать эшлеклесе Халидә Хәмидуллина Азатлыкка әйтүенчә, мәчет салырга рөхсәт бирмәү кампаниясе башында югары түрәләр торган булырга мөмкин.

Халидә Хәмидуллина

Халидә Хәмидуллина

“Мин Мәскәүнең бу бүлгесендә 2001 елда яши башлагач Җәмигъ мәчетенә йөри идем. Шул вакытта җирле газет бүлге башлыгы Зотовның 2004 елда Марьинода мәчет төзеләчәген әйтүен язып чыкты. Мин бик шатландым. Үзебезнең бүлгенең ислам җәмгыяте белән элемтәгә кердем һәм әзерлек эшләре белән кызыксына башладым. Көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев барысы да әйбәт бара, ахыргы документны килештерү өчен бары тик ниндидер кечкенә түрәнең имзасы гына җитми, диде.

2004 елда мәчет булачак дигән мәгълүмат бүлгенең бөтен басмаларында чыгуга карамастан, төзелешне мин күрмәдем. Шуннан соң бөтен мөмкин булган җирдә мәчет турында Зотовка сорау бирергә тырыштым. Шул исәптән хакимияткә караган җирле газета аша да сорау җибәрдем. Һәм җаваплы сәркатиб Владимир Ханов миңа: "Сезгә беркайчан да мәчет булмаячак, көтмәгез", диде.

Фамилиясе татар булган әлеге кеше татарофоб, исламофоб булып чыкты. Ханов әле дә бу хакимият газетында эшли.

Шулай итеп, Марьинода мәчет төзелешенә рөхсәт бирмәделәр. Зотов имеш халык гаражларны сүтәргә теләми, дип яңа урын вәгъдә итте һәм ул нәкъ шул Волжский бульварда булды.

Татар мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев мәчет төзүгә каршы чыгучылар белән сөйләшә

Татар мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев мәчет төзүгә каршы чыгучылар белән сөйләшә

Җир Мәскәү хөкүмәте тарафыннан бирелде, барлык документлар әзерләнде, әмма монда Зотовны киредән билгеләп кую мәсьәләсе килеп басты. Бу сентябрь ае иде, ә аңа кадәр берничә ай элек "Волжский бульварда мәчет төзетмәячәкбез" дигән шашыну башланды.

"Мой двор" дигән оешма булдырдылар һәм алар каршылык чаралары оештыра башлады. Төрле листовкалар таратылды, имзалар җыелды, социаль челтәрләрдә "Текстильщикта мәчет булмаячак" дигән бит ачылды. Хәтта машина йөрешләре уздырылды һәм моңа мэрия рөхсәт бирде. Алар "Нет мечети на Волжском бульваре" дигән язулар белән бөтен Мәскәү буйлап хәрәкәт итте. Бу исламга каршы бик зур кампания иде.

Инде бөтен документлар әзерләнде дигәндә, бу кампания Зотов белән очрашу таләп итте һәм анда бүлге җитәкчесе "Мин префект булганда мәчет булмаячак" дип ышандырды. Әлбәттә бу барысы да югарыдан - Мәскәү хөкүмәтеннән килә. Мәскәү хөкүмәте турындан-туры Кремльгә буйсына. Шуңа бу бер чылбыр. Имеш анда ниндидер коммуникация чаралы үтә, аннары халык этләр белән йөри алмый, шуңа каршы чыга, дип белдереп мәчет төзелешенә чик куелды”, диде ул.

Халык фикерен искә алырга чакырган патриархат чиркәү төзеп куйган

Чыннан да заманында Мәскәүнең Текстильщики районы халкы мәчет төзелеше карарын үзгәртүдә ярдәм сорап Урыс православ чиркәвенә мөрәҗәгать иткән иде. Протоирей Всеволод Чаплин исә бу очракта җирле халык фикере истә тотылырга тиеш дип санавын әйтте. Шуннан файдаланып патриархат инде чиркәү дә салып куйган.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов инде ул чакта мәчет төзелешенә шикләнеп караган иде. Ул моның артында махсус көчләр тора дигән фикерен әйтте.

“Җир бит рәсми рәвештә бирелгән. Бәлкем ул алдан ук махсус уйланылгандыр. Чөнки мөселманнар мәчеткә җир алу, проект-документ эшләре өчен бик күп акчалар түкте. Хәзер мәчетне күчерү мәсьәләсе килеп басса, әлеге акчалар юкка киткән булып чыга”, диде ул.

Мәчет урынында төзеләчәк чиркәү проекты

Мәчет урынында төзеләчәк чиркәү проекты

Ул вакытта җирле халыкның әлеге урында мәчет төзелсә, этләр йөртүгә зыян килер дип борчылуына карата Аширов бүгенге көндә Русиядә мөселманнарның хаклары этләрнекенә караганда да түбәнрәк дәрәҗәдә килеп чыга дип әйтте.

Мөгаен монда Мәскәү мэры Сергей Собянинның да мөселманнарга дүрт мәчет бик җиткән дип даими тәкрарлап килүе дә үз нәтиҗәсен бирәдер. Шул ук вакытта Мәскәүдә чиркәүләр булдыру програмы киңәйгәннән-киңәя.

“Башта 200 чиркәү булдыру программасы кабул ителде. Хәзер инде аларның санын ялгышмасам 340ка җиткермәкчеләр. Соңгы дүрт елда гына да Мәскәүдә 160 чиркәү төзелде. Уйлап карагыз, нинди зур тизлек белән төзелә бит бу чиркәүләр.

Минем тәрәзә алдында торган чиркәү төзелешенә җирле халык каршы чыккан иде, әмма ниндидер читтән килгән бер төркем имеш бу паркта чиркәү телибез дип мөрәҗәгатьләр язды да чиркәү төзелде.

Ярар, төзесеннәр чиркәү, әмма бит аларның кыланмышлары искитәрлек. Мисал өчен, мөселман зираты өчен урын бирмиләр. Яһүди зираты өчен җиде гектар җир бүлеп бирделәр, ә мөселманнарга мәчет тә юк.

Минем яши торган урыннан 300 метрда бер чиркәү, 50 метрда икенче чиркәү, бер километрдан өченче чиркәү. Кыскасы, бер-ике чакрым әйләнә-тирәдә барлыгы биш чиркәү бар”, ди Халидә Хәмидуллина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG