Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдән акча алучы дини оешмалар хөкүмәт алдында хисап тотачак


Русия хөкүмәте Дәүләт думасына дини оешмаларны Юстиция министрлыгы алдында хисап тотарга мәҗбүр итүче канун өлгесен кертте.

Чит илләрдән финансланучы Русиядәге дини оешмаларны Юстиция министрлыгына хисап бирергә мәҗбүр иткән канун өлгесе Дәүләт думасына кертелде. Канун кабул ителсә министрлык оешмаларның "финанс-хуҗалык эшләрен" тикшерү хокукына ия булачак. Канун өлгесе хөкүмәт утырышында хупланды.

2012 елдан бирле Русиядә хөкүмәттән бәйсез сәяси эшчәнлек алып барган һәм чит илләрдән финансланган оешмалар "чит ил агенты" итеп теркәлергә тиеш. Үз теләкләре белән "чит ил агенты" итеп теркәлүдән баш тарткан оешмаларны министрлык бу исемлеккә мәҗбүри кертте. Бүгенге көндә исемлектә 50дән артык оешма теркәлгән. Алар арасында "Голос", "Агора" ассоциацияләре, "Дон хатын-кызлар берлеге", "Мемориал", "Петербур солдат аналары" һәм "Мәгълүмат иреге тәррәкыяте институты" кебек хокук яклау оешмалары бар.

Адвокат Рамил Әхмәтгалиев "Агора" "чит ил агенты" түгеллеген раслар өчен Европа мәхкәмәсенә барып җитәчәк дигән иде Азатлыкка.

"Агора" – ул юристлар һәм адвокатлар берләшмәсе, без беркайчан да дөньяга сәяси язмалар чыгармадык. Мәхкәмәләрдә һәм тикшерү барган вакытта хокукларны яклаучы үзгә оешма без", диде адвокат.

XS
SM
MD
LG