Accessibility links

якшәмбе, 26 март 2017, Казан вакыты 02:39

Бакчасарай районындагы мәчеткә узган утлы шешәләр ташлап киткәннәр. Тату яшәгән авыл халкы моны провокация дип атады.

Кырым мөселманнарының дини идарәсе хәбәр итүенчә, узган ял көннәре Бакчасарай районы Тау Бадрак (Скалистое) авылындагы мәчеткә янгын чыгаручы матдә салынган берничә шешә атылган, янгын чыкмаган.

Авыл халкы бу хәлне икенче көнне иртән генә күргән. "Йолдыз нуры" исемле мәхәллә рәисе Сафет Заитов полиция, ФСБ һәм янгын сүндерүчеләргә мөрәҗәгать иткән.

"Авылда яшәгән мөселманнар да, христианнар да аптырашта. Без моны провокация дип саныйбыз. Авылыбызда мондый хәлнең булганы юк, төрле милләт һәм төрле дин кешеләре яши монда. Мәчет каршысында чиркәү тора", дип хәбәр итә мөселман идарәсенең матбугат хезмәте. Мәчеткә зыян килмәгән.

Узган ел Бәраәт кичендә Акмәчеттәге Чукурча мәчетенә ут төртергә тырышканнар иде. Мәчет сакчысы утны тиз арада сүндерә алды.

XS
SM
MD
LG