Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Татарстанны яшелчә һәм терлекчелекне үстерергә өйрәтергә тели


Казанда Кытай эшкуарлары белән очрашу
Казанда Кытай эшкуарлары белән очрашу

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай эшкуарларының тәкъдимнәре белән танышты.

Республиканың икътисади һәм инвестиция мөмкинлекләре белән танышу өчен Татарстанга килгән Кытай эшкуарларын дүшәмбе көнне президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Очрашу вакытында Кытай эшкуарлары Татарстан белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда Кытай яшелчә һәм җиләк-җимеш җитештерү, терлекчелекне үстерү һәм авыл хуҗалыгы белгечләрен эшләргә өйрәтү өлкәләрендә үз ярдәмен тәкъдим итә. Кытай вәкилчелеге Менделеевский һәм Мамадыш районнарында булып кайткан.

Миңнеханов Кытай белән Русия арасында мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуын әйтеп барлык юнәлешләрдә эшләп булганын билгеләде. Очрашуда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте.

2002 елдан республика авыллары "инвесторларга" таратылды. Күпчелек очракларда бу халык теләгенә каршы килеп эшләнде.

XS
SM
MD
LG