Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:58

Татарстанда билгесез солдат һәйкәлен сүтү вакыйгасы куертыла. Чынлыкта зурлап сөйләнгән һәйкәл, сыннар бернинди файда бирми торган исрафка керә.

Азатлык Саба районы Түбән Шытсу авылында 28 ел торып инде җимерелеп төшәр хәлгә килгән Билгесез солдат һәйкәле сүтелүнең шау-шу тудыруы турында язган иде. Әйтергә кирәк, Икенче дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда билгесез солдат һәйкәлләренә чәчәкләр салу кебек шапырынулар арта. “Төнге бүре” байкерлар клубы әгъзаларының Беларуска килеп һәйкәлгә чәчәк куюларын Русиядә күрсәтмәгән бер генә телевидение каналы да калмагандыр, мөгаен. Чынлыкта зур мәртәбә кебек сөйләнгән һәйкәлләрдән үлгәннәргә дә, исәннәргә дә файда шул гына кадәр.

Киров мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин Азатлыкка әйтүенчә, исламда һәйкәл исраф санала.

“Хәтер ул сыннарда түгел. Аллаһ кешене балчыктан яраткан һәм кешенең гәүдәсе кире балчыкка әйләнеп кайта, ә рухыбыз кире Аллаһка әйләнеп кайта. Шуңа һәйкәлләр ул исламда бушка тотылган акча, ягъни исраф.

Икенче дөнья сугышында җиңгәннәрнең кадерләрен белергә кирәк. Парадка чит илдән җитәкчеләр киләме, килмиме дип котлары алынган. Беренчедән, ветераннарга парад кирәкми, ә хөрмәт кирәк.

Аннары билгесез солдат дигән булалар, беренчедән, солдат билгесез була алмый, әгәр ул билгесез икән, димәк бу – илнең бәласе. Ничек инде билгесез кеше булырга мөмкин? Ул бит кемнеңдер баласы, кемнеңдер ире, яки әтисе”, ди ул.

Галиуллин һәйкәл урынына мирасны, әманәтне дәвам итәргә кирәклекне әйтә.

“Казанда без каршы булсак та, Салих Сәйдәшевка һәйкәл куйдылар. Ул тагын 100 ел таягын күтәреп торачак, аңа карап кына беркем дә музыкага өйрәнмәячәк.

Мулланур Вахитовка шулай ук һәйкәл куйдылар. Ул кулын сузып тора. Кайда суза, нәрсәгә суза – беркем дә аны аңламый.

Ленин да, мескен, безгә 70 ел юл күрсәтеп торды инде. Беркем дә ул юл белән бармады. Кайсы якка, нәрсә күрсәтеп торганын беркем дә белмәде. Шуңа бу һәйкәлләр бер тиенгә дә кирәк түгел.

Зөфәр хәзрәт Галиуллин

Зөфәр хәзрәт Галиуллин

Кешегә файда китергән әйбер ясаучыга киләчәктә әҗер-савабы булачак. Менә Апанаевлар мәчете бар, Тукай музеен төзегәннәр, Шамский хастаханәсе бар. Аларны кулланган кешеләр файдасын күрә.

Тукайга һәйкәл куюдан да файда юк, ә аның исемендәге мәктәп ачып шунда татар телен, шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнсәләр, аның эшен дәвам итү булып тора. Моннан да зуррак һәйкәл була алмый.

Безнең хәтта татар балалары да, дөресен генә әйткәндә, Тукайның берәр булса да шигырен беләдерме, юктырмы? Без бит үзебезнең мирасны дөрес итеп тапшыра да белмибез. Һәйкәл куялар да һәйкәл куялар. Һәйкәл куеп мирас тапшырып булмый”, ди ул.

Зөфәр хәзрәт һәйкәлләргә чәчәк кую, билгесез солдат каберендә ут кабызу - ул искә алуга керми дип саный.

“Үлгән кешенең гәүдәсе җир куенында булырга тиеш. Тегендә ут яндырып, монда чәчәкләр куеп кына искә алу дөрес түгел. Аннары кешене елга бер генә тапкыр гына искә алмыйлар, аны һәрвакыт искә алырга кирәк. Кешегә һәйкәл кирәкми, ә аның эшен алып барырга кирәк.

Безнең бабайларыбыз үзләренең дәүләтләре өчен шәһит китте. Ә дәүләт ул байлык дигән сүз. Ул җир биләү түгел. Без җир бүлеп йөрергә яратабыз. Мылтык күтәреп йөреп патриот булып булмый, чын патриот җир бүлеп йөрми, ә йорт сала, агач үстерә, хастаханәләр сала.

Табиблар, укытучылар, ягъни җир йөзендә нәрсәдер калдыручылар ул чын патриотлар. Менә хәзер яз җитте. Мин әле телевизордан бер генә тапкыр да кемнең дә булса “Яз җитте, җирне сөрергә кирәк, чәчүгә чыгарга кирәк” дип әйткәнен ишеткәнем юк. Ләкин шул җиргә кан коеп, мәетләр чәчеп йөргәнне көн саен ишетеп торабыз. Җирдә кан түгәргә түгел, ә тир түгәргә кирәк”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG