Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәлим Җәләй – халыкара артист"


"Хәлим Җәләл – халыкара артист"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

"Хәлим Җәләл – халыкара артист"

27 апрель Камал театрында Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләйнең 75 яшьлек юбилей кичәсе узды. 700ләп тамашачы алдында режиссер Фәрит Бикчәнтәев аны "халыкара артист" дип атады.

Кичәне Хәлим Җәләй үзе Мөдәрис Әгъләм, Зөлфәт шигырьләрен сөйләүдән башлап җибәрде. Йөрәккә үтүче шигырьләр укыган яраткан артистын халык алкышларга күмде.

Тамашаны Камал театрының яшь артистлары Ильнур Закиров, Эмиль Талипов, Раиль Шәмсуаров алып барды.

Хәлим Җәләйгә Татарстан җитәкчелегенең котлау сүзләрен җиткерергә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килде.

“Хәлим Җәләлов – ул үзе башкарган рольне үзенең йөрәге аша үткәрә, аны бит яшәргә кирәк, ә роль белән яшәү читен дә, рәхәт тә, ул йөрәк аша үтә. Күп еллык иҗади эшчәнлеге һәм татар сәнгатенә зур өлеш кертүе өчен ул "Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен" дигән орден белән бүләкләнә”, дип котлады министр.

Юбилей кичәсе күбрәк төрле чыгышлар, котлаулардан торды, шулай да ара-тирә төрле җыр-биюләргә дә урын бирелде. Юбилярны котлап җырчы Филүс Каһиров, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, һәм Камал театры кызлары җырлады. Республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Чабата”, ә Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов тыпырдап биеде.

Хәлим Җәләловны якташлары да зурлады. Туган ягы - Балык бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев, юбилярның авылы - Олы Солтан җирле үзидарә рәисе Ринат Хәмәдияров та котлады, юбилярга “Балык Бистәсенең почетлы гражданины” дигән орден тапшырылды.

Шулай ук, артистны котлау өчен “Әкият” курчак театры, Тинчурин театры, Әлмәт драма театры, Рус яшьләр театры, Качалов исемендәге рус драма театрыннан да кунаклар килгән иде.

Юбиляр катнашкан “Җүләрләр йорты”, “Баскетболист”, “Татар хатыны ни күрми”, “Тартюф” спектакльләреннән видео өзекләр күрсәтелде.

Татарстанның халык артисты булуы белән бергә Хәлим Җәләй язучылар берлеге әгъзасы да. Аны тәбрикләргә Язучылар берлеге идарәсеннән Ркаил Зәйдулла һәм Татарстан китап нәшриятыннан шагыйрь Газинур Морат сәхнәгә күтәрелде, алар аны туган көне һәм балалар өчен “Әкиятләр” китабы дөнья күрү белән котлады. Тәнәфес вакытында тамашачыларны чәй белән сыйлап, яңа гына табадан төшкән китапны тәкъдим иттеләр.

Хәлим Җәләй биш вакыт намазын һәрдаим укып торучы чын мөселман да икән әле. Аны олылап “Болгар” мәчете имамы Марсел хәзрәт Сабиров чыгыш ясады, ә 75 яшьлек Хәлим абый кич буе котлау сүзләрен егетләрчә басып тыңлады.

Бу кичәдә юбиляр “Арбалы хатыннар”, “Күк капусы ачылса” спектакльләреннән өзекләрдә үзе уйнап тамашачыларны да сөендерергә өлгерде. Хәлим абыйның якын дусты, шулай ук Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов та аңа хөрмәтен җиткерергә ашыкты.

“Хәлим абыйның зәвыгы бик югары дәрәҗәдә, әгәр ул мине дустым дигән икән, бу минем өчен бик зур бәхет. Тукайның “Сөбханалла” шигырен укыган саен хәлфә – Хәлим абый, шәкерт – мин, дип күзаллап сөйлим”, диде ул. Һәм Габдулла Тукайның “Сөбханалла” шигырен сөйләде.

Камалдагы юбилей кичәсендә нәрсә генә бүләк итмәделәр юбилярга: самовыр, картиналар, китаплар, ә чәчәкләр, алар бихисап иде.

Кичәнең азагында, Камал театры труппасы тулы составта сәхнәгә чыкты. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтаев кич буена әйтелмәгән төп сүзләрне әйтте:

“Колумбиядән, Кытайдан, Франциядән режиссерлар актер сорап килгәндә һәрвакыт нәкъ менә Хәлим Җәләлне сайлый. Нишләтәсең инде, ул - международный артист”, диде ул.

Хәлим Җәләлов ахырда килгән кунакларга, тамашачыларга рәхмәтен белдереп, юбилей кичәсен үзе язган шигырь юллары белән тәмамлады:

Киләчәк көннәрдән куркаммы,
Ник сузам вакытны билгесез...
Арсам да, талсам да, янсам да,
Бу кичәм елларга биргесез!

XS
SM
MD
LG