Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халыклары ассамблеясе йокыдан уянырмы?


Төрле милләтләр вәкилләре бергә
Төрле милләтләр вәкилләре бергә

28 апрель Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең III корылтае ачылды. Чарада бар республикадан 350ләп делегат катнаша.

Башкортстанда бүгенге көндә төрле милләтләрнең җитмештән артык иҗтимагый оешмалары рәсми теркәлгән. Шуларның утызы Башкортстан халыклары ассамблеясендә әгъза булып тора. Әмма оешманың III корылтаенда вәкил булып сайланганнарның кайберләре Азатлык хәбәрчесенең ассамблея эшчәнлеге хакында сорауларына икеле-микеле генә җавап бирә алды.

Республикада төрле милләтләрнең берлектәге байтак чаралары үтә. Шулар исәбеннән “Нәүрүз” бәйрәме, Аксаков көннәре, славян язмасы һәм мәдәнияте бәйрәме.

Корылтай тамгасы
Корылтай тамгасы

Корылтайда әйтелүенчә, 2014 елда Башкортстанда ассамблея катнашлыгында җәмгысе 730дан артык төрле мәдәни чара үткәрелгән. Әмма биредә ассамблеянең ролен күпертеп күрсәтү килеп чыга. Ни өчен дигәндә, бихисап мәдәни чараларны оештыруга теге яки бу халыкларның милли оешмалары иң зур өлешне кертә. Ә алар әзерләгән бәйрәмнәргә ассамблея җитәкчеләре фәкать кунак сыйфатында гына чакырыла.

Азнакай кунаклары
Азнакай кунаклары

Корылтай “Башкортстан” концертлар залында үтә. Делегатларны һәм чакырылган кунакларны фойедагы күргәзмәләр каршы ала. Аларда төрле милләтләр оешмалары үз халыкларының иҗат үрнәкләрен куйган. Татарстанның Азнакай районыннан килгән милләттәшләрнең күргәзмәсе дә башкалар арасында матурлыгы һәм байлыгы белән аерылып тора.

Корылтайның пленар утырышы башланганчы, делегатлар ассамблеянең алдагы эшчәнлегенә бәйле фикерләре белән уртаклаша. Русиядә милләтләр эшләре буенча агентлыкка кагылышлы тәкъдимнәр дә бар.

Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы Кәрим Яушев әйтүенчә, илдә 200гә якын милләт вәкилләре яши. “Шуңа күрә дә ниндидер бер агентлык кына булдыру аңлашылып бетми, - ди ул. - Ә бит бер зур министрлык төзү зарур. Аның төрле эшләнгән концепциясе, программасы булырга тиеш. Әлегә нәрсә, шул агентлык булдыруга да канәгать каласы һәм аңардан ниндидер файдалы эшләр көтәсе”.

Кәрим әфәнде Башкортстан республикасы халыклары ассамблеясе эшчәнлегеннән дә риза түгел.

Кәрим Яушев
Кәрим Яушев

“Ассамблеяның эшчәнлеге әлләни күренми. Ниндидер чаралар оештырылса да, алар фәкать гомум бәйрәмнәрдә катнашудан гына гыйбарәт, - ди Кәрим Яушев. - Элекке елларда да ул республикадагы милләтләр арасындагы проблемаларны чишүгә, кискен мәсьәләләрне хәл итүгә үз өлешен кертте дип әйтеп булмый. Быел Килем татар республика тарихи-мәдәни үзәге тирәсендә җәнҗал чыкканда да ассамблея үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә алмады. Хәзер менә Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә хәлләр уңайга үзгәрер, ассамблея дә тәгаен эшләр аткарыр дип ышанырга кала”.

Бөтендөнья Башкортлары корылтае идарәсе әгъзасы, академик Фәнил Фәйзуллин да ассамблеянең яңа җитәкчелегеннән нәтиҗәле эшчәнлек көтүен әйтә.

Фәнил Фәйзуллин
Фәнил Фәйзуллин

“Милләтара мөнәсәбәтләр даими игътибар таләп итә торган өлкә, шуңа күрә ассамблея барлык милли оешмаларны берләштерүче оешма буларак дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә, үз таләпләрен һәм тәкъдимнәрен җиткереп торырга бурычлы. Менә без соңгы вакытта гел Украинадагы катлаулы хәлләр, милләтара ызгыш турында сөйләргә яратабыз. Ә бит безнең үзебездә дә әллә күпме эчке проблемнар җыелып киткән. Бүген без читтәге хәлләрне генә тикшереп үзебезнекеләрне онытып җибәрсәк, күрмәмешкә салынсак, төрле каршылыклар, милли нигездәге ызгышлар килеп чыгуын көт тә тор”- ди Фәнил әфәнде.

Былтыр федераль бюджеттан республика ассамблея чараларына 16 миллион сум акча бирелгән булган. Быел исә 34 миллион сум субсидия күчерелә. Дөрес, искитмәле зур акча түгел бу, әмма аны дөрес файдаланганда, барлык милләтләр оешмалары эшчнлегенә тигез бүлгәндә гадел булачак. Корылтай азагында Башкортстан халыклары ассамблеясенең яңа җитәкчеләре сайланды. Хәзер оешманың өч рәистәше булачак.

XS
SM
MD
LG