Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда туристлар "Кырым ханнары эзеннән" йөри алачак


Бакчасарайдагы Хан сарае
Бакчасарайдагы Хан сарае

Кырым буйлап биш көнлек "Кырым ханнары эзеннән" исемле туристик сәфәр булдырыды.

Кырым курортлары һәм туризм министрлыгы Кырым мөселманнарының дини идарәсе белән килештереп "Кырым ханнары эзеннән" исемле туристик маршрут булдырды. Биш көндә туристлар Акмәчет, Бакчасарай, Кизләү (Евпаторий), Карасубазар (Белогорск) һәм Иске Кырым шәһәрләрендә булачак.

Сәфәр барышында Бакчасарайда Хан сарае һәм Зынҗырлы мәдрәсәсен, Хаҗи Гирәй төрбәсен, мәгърифәтче Исмагыйл Гаспыралы музеен карарга тәкъдим ителә. Шулай ук Кырым археологиясе, "Ларишес" тарихи музее һәм Кизләүдәге тарихи "Одун-базар" капкасы музейлары белән танышып булачак. Әлеге маршрут белән чыгучыларны хәләл кырымтатар ашлары көтә, туристларга Кырым ханлыгы тарихына багышланган документаль фильмнар күрсәтәчәкләр.

Рәсмиләр әлеге сәфәр белән Русия һәм чит илләрдән мөселманнарны җәлеп итәргә өметләнә. Ай башында гына Кырымда ял итәргә кыстап йөргән ярымутрау түрәләре Казанда булып үзләрендәге хәләл индустрия, кырымтатарларның бизнесы турында берни диярлек белмәвен күрсәтеп киткән иде.

XS
SM
MD
LG