Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:24

Төркия вәкилчелеге Кырымга сәфәре турында белдерү ясаганын кире какты


Кырым хөкүмәтендә очрашу (turkasi.net фотосы)

Кырым хөкүмәтендә очрашу (turkasi.net фотосы)

Кырым милләтләр эшләре комитеты Төркиядән килгән махсус комиссия җитәкчесенең Кырымдагы милләттәшләрнең хәле белән "канәгать" калганын хәбәр итте. Үзе ул моны кире какты.

Апрельнең 27-30 Кырымда кеше хокуклары торышын күзәтергә килгән Төркия вәкилчелегенең "белдерүләренә" карап нәтиҗә ясамаска Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров чакырган иде. Вәкилчелек рәисе элекке депутат Зафер Үскүл​ дә соңырак бернинди дә белдерү ясамаганын хәбәр итте.

Мәҗлеснең Кырымнан читтә яшәгән рәисе Рифат Чубаров Төркия вәкилчелегенең сәфәре, аларның максатлары һәм Кырымда очрашулар тәртибен әзерләүдә барлык тарафлар да, шул санда кырымтатар халкының ветеран юлбашчысы Мөстафа Җәмилев катнашты, дип белдерде. Төркия вәкилчелеге Әнкарага кайткач үз хисабын әзерләячәк.

Кеше хокуклары белгечләре, юристлар һәм югары уку йортлары профессорларыннан торган алты кешелек төркемнең Кырымга дүрт көнлек сәфәре 30 апрель тәмамлана. Кырымда кеше хокуклары торышына бәя бирер өчен килгән Төркиянең гайре рәсми бу төркеменә элекке депутат Зафер Үскүл, Гази университеты профессоры Абдулла Гүндогду, Измирдәге Докуз Эйлүл университеты профессоры Ибраһим Кая, Орта Догу университеты мөгаллимәсе Айшегүл Айдынгул, Истанбулдагы Медиполь университетыннан Якуп Левент Коркут һәм İHH Инсани ярдәм вакыфы вәкиле Гөлдән Сөнмәз кергән. Төркемне Төркия тышкы эшләр министрлыгы туплап җибәргән.

Төркия вәкилчелеге Акмәчеттә Кырым хөкүмәте вице-премьеры Руслан Бальбек, парламент рәисе урынбасары Ремзи Ильясов, сөргеннән кайтучыларны урнаштыру комитеты рәисе Заур Смирнов һәм хакимияттәге башка кырымтатарлар белән очрашты.

Сәфәрнең икенче көнендә очрашулар Бакчасарайда дәвам итте. Киткәнче төркем Кырым хакимияте башлыгы Сергей Аксенов белән очрашачак.

Төркия вәкилчелеге Кырымга Мәскәү аша килде

Халыкара чикләүләр аркасында Кырымга чит ил һава ширкәтләре оча алмау сәбәпле Төркия вәкилчеге Акмәчеткә Мәскәү аша килде. Төркемнең Кырымга нинди юл белән барачагы Украина белән Русия арасында яңа каршылыклар тудырды. Апрель башында Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, "бу каршылыкларны кыска вакытта чишербез, араны (Төркия – Кырым арасы – ред.) ничек тә булса үтәргә кирәк", диде.

Төркия вәкилчелеге үзен "гайре рәсми" дип атады, сәфәргә "сәясәтчеләр буларак түгел, гади кеше буларак" килүләрен азсызыклады. Төркем белән очрашкан хакимият эшен яктырткан интернет сәхифәләрендә "Төркиянең элекке парламентында депутат булган Зафер Үскүл сәфәре барышында ясаган беренче белдерүдә "Кырымдагы милләттәшләрем өчен җаным тыныч" дип белдерде" дип язды. Үскүлнең дәү әнисе кырымтатары булган, ул аңа Кырымга барып халыкның яшәеше белән танышырга сүз биргән булган, дип яза Кырымның рәсми интернет чыганаклары.

Тыныч булырга нигез юк

Кырымда яшәгән кырымтатарлар өчен тыныч булырга нигез әлегә юк. Мәҗлес вәкилләрен көн саен сорау алуга чакыралар. Сишәмбе көнне Корылтайның сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев тикшерү комитетында 2014 елның 26 февралендә булган вакыйгалар турында сорауларга җавап биргән. Мәҗлес рәисе Әхтәм Чигөз шул көнне булган бәрелешләрне оештыруда гаепләнеп кулга алынды һәм 19 майга кадәр изоляторда калдырылды. 22 май әлеге эш нигезендә АТR телевидениесе операторы Эскендер Нәбиев сак астына алынды.

2014 елның 26 февралендә Кырымтатар мәҗлесе һәм "Русское единство" Кырым парламенты каршына үзләренең меңләгән тарафдарын чыгарды. Кырымтатарларны Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, рус милләтчеләрен Сергей Аксенов оештырды. Бәрелешләрдә ике кеше һәлак булды. Ул вакытта Кырым әле Русиядә булмаса да бу эшне Русиянең тикшерү комитеты алып бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG