Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары ачлык тотуны тәртип бозуга тиңләүне сорый


Кырымда яңа ашыгыч ярдәм машиналары
Кырымда яңа ашыгыч ярдәм машиналары

Ашыгыч хезмәтләрдә эшләүчеләргә ачлык тотуны тыйган канун өлгесе Дәүләт Думасына тәкъдим ителде.

Башкортстан Дәүләт җыелышы корылтае депутатлары ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшләүчеләргә ризасызлык белдереп ачлык игълан итүләрен тыйган канун өлгесен Русиянең Дәүләт Думасына тәкъдим итте. Канун кабул ителсә табиблар, коткаручылар, диспетчерлар, тимер юл, очучылар, шулай ук ягулык, су, газ һәм электр белән тәэмин итүче хезмәтләрдә эшләүчеләргә ачлык игълан итү өчен административ тәртип бозуда гаепләү белдерү һәм 1-2.5 мең сум штраф билгеләү тәкъдим ителә. Башкортстан депутатлары ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр хезмәт шартларын кайвакыт үз мәнфәгатьләрендә куллана дип саный. Андый хезмәткәрләрнең ач торуы алар ярдәм күрсәтергә тиешле башкаларның сәламәтлеге һәм иминлегенә куркыныч тудыра, диелгән Думага җибәрелгән документта.

Сентябрь аеннан бирле Уфаның Орджоникидзе районы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе хезмәткәрләре ачлык тотты. Соңгы шундый чара 19 марттан 25 апрельгә кадәр дәвам итте. Табиблар ачлык тотканда эшләрен туктатмады. Баштан ризасызлык чарасында 13 кеше катнашты. Каршылык чарасын уздыручыларның төп таләбе – башкаланың ашыгыч ярдәм хезмәте башы Марат Җиһаншинның вазифасыннан алынуы һәм эшкә чыгучы бригадалардагы кешеләр санын арттыру иде.

XS
SM
MD
LG