Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:50

Согуд патшасы Сәлман ибн Габделгазиз үз варисы итеп патшалыкка нигез салучының оныгы Мөхәммәт ибн Наифне билгеләде. Әр-Риядтагы соңгы үзгәрешләр Русия файдасына түгел кебек.

Гыйнвар аенда Согуд патшалыгында тотрыклылык һәм илнең элекке сәясәтен дәвам итү вәгъдәләре белән хакимияткә килгән Сәлман ибн Габделгазиз әс-Согуд өч ай үтүгә ил җитәкчелегендә зур үзгәрешләргә кереште. Чәршәмбе көнне булган бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә патша үзенең ярымтуганы Мукриннан варис шаһзадә статусын алып үзенең туганнан туганы, эчке эшләр министры, 55 яшьлек Мөхәммәт ибн Наифкә бирде. Сәлман патша шулай ук үзенең улы, саклану министры, 30 яше дә тулмаган Мөхәммәт ибн Сәлманны икенче варис шаһзадә итеп билгеләде. Патшага һәм беренче вариска ул-бу була калган очракта, үзенең мөмкинлекләрен, сәләтен әле күрсәтеп өлгермәгән Мөхәммәт илбашлыгы булып калачак дигән сүз. Патша үз улын саклану минисры итеп тәхеткә утыруының беренче көннәрендә үк билгеләгән иде.

Соңгы кырык елда тышкы эшләр министры булып торган Согуд ибн Фәйсалны да элек согудләрнең Вашингтондагы илчесе булган 53 яшьлек Гадел ал-Джубейр алыштырды. Күзәтүчеләр моның да мөһим үзгәреш булуын әйтә. Тышкы эшләр министрлыгын гел патша гаиләсе вәкилләреннән генә билгеләнүе традициягә әверелгән иде.

78 яшьлек Сәлман патшаның бу үзгәрешләре илдә яңа сәяси чор башлау омтылышы буларак бәяләнә.

Шулай итеп Сәлман элекке патша чорында эшләгән өлкән җитәкчеләрне үзенә якынрак, яшь кешеләр белән алыштырды.

Сәлман патшаның хакимияткә керткән бу үзгәрешләре аның моңарчы башлаган эшләренең дәвамы дияргә мөмкин. Ул узган айларда тышкы сәясәтне дә, аерым алганда, Иран һәм Йәмәнгә карата сәясәтне шактый кискенләштерде. Согудләр төбәктәге мөселман илләрен бер коалициягә берләштереп Йәмәндә Иран яклавы белән баш күтәргән гыйсъянчыларга каршы һава һөҗүмнәрен башлап җибәрде. Әмма патша улы Мөхәммәт ибн Сәлман җитәкчелегендәге бу чара әлегә бик уңышлы бармый кебек.

Күзәтүчеләр яңа варис шаһзадә Мөхәммәт ибн Наифнең Согуд Гарәбстанына нигез салган ибн Согудның оныгы булуына да игътибар итә.

Мөхәммәт ибн Наифнең варис шаһзадә статусын алуы илдәге төп үзгәреш буларак карала. Вашингтондагы Гарәп үзәге мөдире Хәлил Җашан әл-Җәзирә телевиденисенә илдәге бу үзгәрешләрне Согуд Гарәбстанындагы "иң көчле сәяси җир тетрәү" дип атады. Аның әйтүенчә, нигез салучының улын узып оныкның варис шаһзадә булуы моңарчы күрелмәгән хәл.

Мөхәммәт ибн Наиф Согуд Гарәбстанының эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегендә 2012 елда үз атасы урынын алды һәм әл-Каидәгә, Илсам дәүләте оешмасына каршы көрәштә АКШ белән тыгыз хезмәттәшлек алып барды. Ул 1999 елда ук эчке эшләр министрының, ягъни үз атасының урынбасары итеп билгеләнде һәм үзләрен җиһад сугышчылары дип атаучыларга каршы көрәш бүлеген җитәкләде.

Җашан бу үзгәрешләр илдәге вазгыятькә генә түгел, дөньядагы сәясәткә дә тәэсир итәчәк ди.

"Бу үзгәрешләр Сәлман патша хакимияткә килгәннән соң күп кенә белгечләрнең аның сәламәтлеге, тәвәккәлсезлеге һәм патшалыктагы сәяси мәсьәләләрне контрольдә тота алмавы турында әйткән шикләнү сүзләренә бик тәвәккәл җавап булды. Һәм бу җавап бик ачык аңлашыла", ди Җашан.

Согудләрнең нефть сәясәте

Нефть бәяләре дөньяда иң күп нефть чыгаручы һәм экспортлаучы илләрнең берсе булган Согуд Гарәбстанындагы бу үзгәрешләргә әллә ни игътибар итмәде. Бер мичкә Брент нефте бәясе соңгы дүрт айда беренче мәртәбә 66 доллардан югары күтәрелсә дә, бу күтәрелү АКШтагы иң зур нефть терминалында соңгы 21 атнада нефть күләменең беренче мәртәбә кимүе белән аңлатылды. Бераздан нефть бәясе 66 доллардан түбәнрәк төште һәм соңгы арада нефть бәяләренең күтәрелүеннән рухланган АКШтагы нефть ширкәтләренең җанлануы киләчәктә бәяләрнең тагын да төшүенә китерер дип фаразлана.

Аналитиклар Согуд Гарәбстанының нефть сәясәтендә үзгәрешләр булмас дип исәпли. Русиядә нефть чыгару 2014 елда нык артса да, Роснефть ширкәте башлыгы Игорь Сечин узган көздә нефть бәяләренең төшүен туктату өчен ОПЕКта төп сүзне әйтүче согудләрдән нефть сатуны киметүне сораган иде. Әмма Согуд Гарәбстаны нефть базарында үз өлешен саклап калу, көчсез көндәшләрне кысрыклап чыгару өчен, киресенчә, җитештерүне арттыру белән җавап бирде. Согудләр алга таба да шушы сәясәтне дәвам итәр дип көтелә. ОПЕКның нефть чыгару күләме каралачак киләсе җыены 5 июньгә билгеләнгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG