Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа хисап: Кырымда иң күп эзәрлекләнгән азчылык - кырымтатарлар


Милли азчылыклар хокуклары торышын күзәтүче төркем Кырымда хакимиятләр тарафыннан иң күп кырымтатарлар эзәрлекләнә дип белдерде.

Кырымда Русия хакимияте урнашканнан бирле кырымтатарлар иң зур басым астында калган милли азчылыкка әйләнде диелгән Милли азчылыклар хокуклары торышын күзәтүче төркемнең 29 апрель игълан иткән хисабында. Милли юлбашчылар һәм активистлар эзәрлекләнә, кырымтатар мәгълүмат чараларына, шулай ук хәйрия оешмалары, мөселман җәмгыятьләре һәм уку йортларына басым артты диелгән "Украинада 2014 елдагы инкыйлап һәм интервенция сүрәтендә ксенофобия" исемле бу хисапта.

2014 елда күзәтүчеләр 12 кырымтатарның югалуын, дүртесенең үлгән килеш табылуын, бер тапкыр мәчеткә һәм кырымтатарларның милкенә ут төртү, дүрт тапкыр кырымтатарларның Кырымга кертелмәвен теркәгән. Кырымтатар телен куллануны чикләнүнең 11 очрагы, телевидениегә басым һәм мөселман китапларының тыелу очраклары теркәлгән.

Мәҗлес һәм аның вәкилләренең эшчәнлеге чикләнүнең 41 очрагы булган диелгән хисапта. Шулай ук эзәрлекләүгә башка милләт һәм дин вәкилләре дә дучар булган. Өч антисимитизм очрагы, ике украинның югалуы, алты тапкыр чиркәүләргә һөҗүм булган. Хисапны әзерләүчеләр ксенофобия һәм кеше хокукларының бозылуын беренче чиратта Русия агрессиясенә бәйле дигән нәтиҗә ясый.

Бүгенге көндә "26 февраль" эше белән бәйле кулга алулар һәм сорау алулар дәвам итә. Бүген Корылтайның сайлау комиссиясе рәисе Заур Смедляев кабат прокуратурага чакырылды. Узган атнада телевидение операторы Эскендер Нәбиев ике айга сак астына алынды. 19 февральдән бирле Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз изоляторда утыра.

Төркиядән бер төркем кеше хокуклары белгечләре, юристлар һәм югары уку йортлары профессорларының Кырымга дүрт көнлек сәфәре 30 апрель тәмамланды. Аларны кырымтатарларның тормышы һәм Кырымда кеше хокуклары торышы белән танышыр өчен Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы җибәргән иде.

XS
SM
MD
LG