Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның "Татар дөньясы" газетасы өлкә бәйгесендә бүләкләнде


Омскиның "Татар дөньясы" газетасы бүләкләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00

Омскиның "Татар дөньясы" газетасы бүләкләнде

29 апрельдә Омскида өлкә мөхәррирләре арасында "Омски мәдәнияте – иҗат җирлеге" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бүләкләнүчеләр арасында "Татар дөньясы" газетасы да бар иде.

"Омски мәдәнияте – иҗат җирлеге" конкурсы өлкә мәдәният министрлыгы тарафыннан 2005 елдан бирле оештырылып килә. Әлеге иҗат бәйгесендә өлкәнең мәдәни тормышын яктыртучы аерым мөхәррирләр, телерадиоширкәтләр, газеталар һәм журналлар редакцияләре катнаша.

Быел конкурска 39 редакция коллективыннан һәм аерым мөхәррирләрдән төрле жанрлардагы 82 эш җибәрелгән. Комиссия эшләрне 11 номинациягә бүлеп карады, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләде.

Бүләкләү тантанасы Омскиның Орган залында үтте. Җиңүчеләргә дипломнарны, рәхмәт хатларын һәм бүләкләрне Өлкә мәдәният министры Виктор Лапухин һәм министрның мәгълүмат чаралары буенча киңәшчесе Ольга Боровская тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Омски татарларының "Татар дөньясы" газетасы редакциясе дә булды. Конкурста "Авыл-район хәбәрләре" дигән рубрика материаллары белән катнашкан өчен редакцияне "Милли проектларны тормышка ашыруда керткән зур өлеше" дигән номинациядә бүләкләделәр.

Газетаның баш мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова: “Безнең Татарстанда үткәрелгән кайбер мәгълүмат чаралары бәйгеләрендә катнашканыбыз һәм уңышларга да ирешкәнебез бар. Мәсәлән, 2011 елда “Бәллүр каләм” конкурсында һәм 2009 һәм 2013 елларда “Татар рухы һәм каләм” Бөтенрусия журналистлар конкурсы дипломнарына ия булдык. Өлкә күләмендәге конкурста беренче катнашуыбыз. Дәүләт бюджетында торган һәм озак еллар эшләгән массакүләм мәгълүмат чаралары белән беррәттән безнең эшебезнең дә уңай бәяләнүен зур уңыш дип кабул итәм. Бу безгә алдагы үрләрне яуларга көч һәм дәрт бирер дип ышанам”, диде.

XS
SM
MD
LG