Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар мәчеткә балага исем куштыру, никах укыту өчен генә килә"


Свердлау өлкәсе Югары Пышма шәһәренең "Бакыр" мәчете
Свердлау өлкәсе Югары Пышма шәһәренең "Бакыр" мәчете

Свердлау өлкәсе Югары Пышма шәһәренең "Бакыр" мәчете имамы Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов татарларны “этник мөселман” дип йөртә. Татарларның мәчеткә бары тик балага исем куштыру һәм тагын шуның ише хаҗәтләр белән генә килүен әйтә.

Русия төбәкләренең күпләрендә инде мәчетләрдә вәгазьләр урысча сөйләнә. Свердлау өлкәсе Югары Пышма шәһәрендәге “Бакыр” мәчетендә дә шундый ук хәл. Мәчетнең имамы Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов белән мәхәллә хәлләре турында сөйләштек.

– Айрат хәзрәт, Русия төбәкләрендәге мөселманнарны эзәрлекләүләр, тентүләр турында еш ишетергә туры килә. Сезнең мәхәллә ничек яшәп ята?

– Безнең “Бакыр” мәчетен Уралтау металлургия ширкәте төзеткән иде. Шуңа мәххәлләнең ширкәт һәм хакимият белән мөнәсәбәтләре бик яхшы. Әлеге ширкәт мәчетнең барлык чыгымнарын үз өстенә ала. Ширкәтнең президенты үзбәк егете.

Мәхәлләнең функцияләре киң һәм ул гыйбадәт белән генә чикләнми. Социаль эш, хәйрия, якшәмбе мәктәпләрендә уку-укыту эшләре, гаиләләр белән эш алып бару, балалар йортына ярдәм итү. Саный китсәң шактый күп.

Шәһәрнең беренче мәктәбе каршында татар-башкорт якшәмбе мәктәбе бар һәм анда да ярдәм итәбез. Балаларны мәчетләргә чакырып төрле чаралар оештырабыз. Милли китапханәгә ел саен Татарстаннан газет-журналлар яздырабыз. Кайбер кешеләргә аны яздырып таратабыз. "Якташ" татар фольклор ансамблебез бар һәм аларга чаралар уздырырга ярдәм итәбез. Шәһәр көне, Металлург көнендә һәр милләт үз мәдәнияте белән таныштыра. Безнең ансамбль татарларны таныта.

Тагын да күбрәк булышу өчен мәхәлләгә берәр автобус алып, балаларны төрле мәчетләргә экскурсияләргә алып барырга, элемтәләрне ныгытырга уйлыйбыз. Шулай ук татар фольклор ансамбленә төрле шәһәрләргә, шул исәптән Казанга барырга ярдәм итәргә иде исәп. Бу безнең планда тора.

– Мәчетнең исеме ни өчен “Бакыр” дип атала?

– Мәчетне төзеткән ширкәт бакырны табу белән шөгыльләнә. Алар безнең төп иганәчеләр. Шуңа мәчеткә шундый исем биргәннәр. Аннары мәчетнең түбәсе тулысынча бакырдан. Шулай ук мәчетнең астында кайчандыр бакыр чыгара торган шахталар булган дип тә әйтәләр. Мәчет 2002 елда ачылганда мин әле имам булып тормый идем, аннары проблемнар килеп чыгу сәбәпле, монда Татарстаннан мине җибәрделәр.

– Мәчеткә кемнәр күбрәк йөри, татарлармы яки башка милләтме?

– Гыйбадәтне әйтсәк, күбесенчә Азия халкы йөри. Ә мәчет бит иртәнге намаздан төнге намазга кадәр эшли, шуңа күрә кемнең нинди ихтыяҗлары бар, шул сорау белән киләләр.

Татарларны мин үземчә этник мөселман дип атыйм. Алар балага исем кушасы булса, никах укырга, кемнеңдер җеназасы булса киләләр. Бу бездә генә түгел бөтен җирдә шул.

– Вәгазьләр нинди телдә бара?

– Урыс телендә.

– Сез урысча сөйлисезме?

– Минем ике урынбасарым бар, алар сөйли нигездә. Татар телендә сөйләү дигән максат куймыйбыз, чөнки 20-30 минут эчендә җомга намазына килгән кеше ул гыйлем белән чыгып китәргә тиеш. Әгәр 90% инглиз телендә сөйләшүчеләр килсә, инглизчә дә сөйләргә әзербез. Урыс теле уртак аралашу теле булганга вәгазь урыс телендә бара.

​Мәхәлләнең идарәсендә бер имамнан тыш, барысы да татарлар. Җитәкче органы яъни 30 кешедән торган җыелышта да 99% татарлар. Шуңа күрә мәхәллә татарлар кулында. Әгәр без җомганы татарча гына алып барабыз дип әйтәбез икән, хәтта бит татарлар да инде татарча аңламый. Ә бабайлар саны инде шактый аз калды.

Татарчаны өйрәтү өчен мәктәп ачарга кирәк. Татарстанның үзендә дә татарчаны бик яхшы белмиләр кызганычка каршы. Бигрәк тә этник мөселман зыялылар гаиләләрендә бу ачык күренә. Гәрчә соңгы елларда хакимият бу өлкәгә игътибарны арттырды. Төрле бәйгеләр, чаралар уздырыла.

– Югары Пышмада мәктәптә кызларга яулык бәйләргә рөхсәт итәләрме?

– Бу бик катлаулы мәсьәлә. Мин моны фәнни эш буларак та тикшермәкче идем. Галимнәргә эш күп. Русия кануннары, дөньяви дәүләт икән, шуның кысаларында шәригатьнең нинди элементларын һәм кайсы өлкәдә кертеп була икәнне карарга кирәк. Бездә исә яулыктан йөрүчеләр юк. Шуңа бу проблема чыкканы юк.

– Балалар татар телен беләме?

– Ата-анадан килә. Хәтта 70-80 яшьлек бабайлар миңа “ник башка татарларны мәчеткә тартмыйсыз” дип шелтә белдерәләр иде. Мин ул татарларга бәйләнгәнче үзегезнең гаиләләрегездән ник берсе дә мәчеткә килми, дидем. Ягъни бөтен нәрсәне үзеңнән башларга кирәк. Бабайлар мәчеткә йөри, ә балалары этник мөселман дәрәҗәсендә кала.

Татарчаны яртылаш беләләр дип әйтик инде. Дәрәҗәле түрәләрне алсак, аларның 40-45 яшьлек балалары татарчаны аңларга мөмкиннәр, ә сөйләшә алмыйлар. Ә 14-15 яшьлекләр татарчаны аңламый да. Аларның бары исем-фамилияләре генә татар булырга мөмкин.

Шуңа татар мәдәнияте белән дә кызыксыну юк. 1950-60нчы елларда күченеп киткән татарларны карасак та, хәзерге оныклары Лариса, Алиса, Марина, Артур исемнәре белән аталган. Балага исем кушу өчен килгәннәр белән кайвакытны ачуланышып та алабыз. Үзебезнең татар-мөселман исемен куштырырга телибез. Безнең маңкортлыгыбыз шушыдыр иде.

– Иң күп мөфтиятләр Свердлау өлкәсендә, моның тәэсирен сизәсезме?

– Безнең өлкәдә 40-50 мәчет бар, шуларга 5-6 мөфтиятме шунда. Безне дә мөфтият диләр, әмма бер мәхәллә генә. Юридик яктан без Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинга буйсынабыз. Таркаулык яхшы әйбер түгел инде. Бу мәсьәлә күп сөйләнде, тагын куертып торасым килми.

– Төрле ислам агымнары сезнең якта да бармы?

– Өлкәдә бара, әмма безнең мәхәллә Хәнәфи мәзхәбенә нигезләнгән, шуңа күрә башкасы турында уйламаска тырышабыз. Кемдер башка мәзхәб белән килә икән, ул мәчеткә кереп намаз укып китә ала, әмма безгә бәйләнергә хаклары юк.

– Болай тентүләр, кулга алулар булганы юкмы?

– Күрше мәхәлләдә булды, бездә юк.

XS
SM
MD
LG