Accessibility links

Кызыл мәйданда 1 май йөрешендә 140 меңләп кеше катнашты


Мәскәүдә 1 май йөреше
Мәскәүдә 1 май йөреше

"Кризиска карамастан халыкның кәефе яхшы иде" диде Мәскәү башлыгы Сергей Собянин.

Мәскәүдә һөнәр берлекләре 1 май йөрешенә 140 меңлеп кешене чыгарган дип хәбәр итә шәһәр полициясе. Йөрешкә төрле хезмәт коллективлары Русия байраклары һәм эш урыннарының исемнәре язылган шигарләр тотып чыккан.

Эшчеләргә теләктәшлек көне белән халыкны Мәскәү башлыгы Сергей Собянин котлады. "Көн салкынча, сөйләшүләр кризис турында гына булса да, кешеләрнең кәефе яхшы", диде Собянин.

1 май йөрешләре Приморье, Себер һәм Уралда узды. Владивостокта җыенда 35 меңләп кеше катнашкан. Новосибирскида 1 май йөрешеннән тыш ел да оештырыла торган абсурд "Монстрация" исемле җыен узды. Полиция үткәрергә рөхсәт булмаган бу чарада катнашучыларга шәһәр буйлап үтәргә ирек бирмәде.

Новосибирскида "Монстрация"
Новосибирскида "Монстрация"

XS
SM
MD
LG