Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе "Азатлык" яшьләр берлегенә үзәктә җыелырга рөхсәт бирмәде


"Азатлык" яшьләр берлеге уздырган чараларның берсе
"Азатлык" яшьләр берлеге уздырган чараларның берсе

Урам җыены 3 май төркичелек көнендә Казан үзәгендә оештырылыр дип планлаштырылган иде.

Казан шәһәре хакимияте "Азатлык" активистларының урам чарасы оештыру мөрәҗәгатен берничә мәртәбә кире каккан. Бу хакта Фейсбукта үз сәхифәсендә берлек рәисе Наил Нәбиуллин язды.

"3 май - төркичелек көне. Азатлык активистлары халыкара дуслыкны популярлаштыру, төркичелек, төрки туганлык турында сөйләргә, аңлатырга, магнитлар таратырга ниятләгән иде", диелгән Нәбиуллин хәбәрендә.

Хакимият чараны үзәктән читтә уздырырга тәкъдим иткән, әмма активистлар фикеренчә, алай акциянең мәгънәсе югалачак. "Азатлык" үз мөрәҗәгатендә Казан үзәгендә дүрт урын күрсәткән, әмма яңадан алар кире кагылган.

"Без моны татар милли хәрәкәте һәм татар милләтчеләренә басым буларак бәялибез. Халыкара татулыкны да популярлаштыру ярамый бәйсез татар оешмаларына, ә үзләре көне-төне толерантлык турында сөйләнәләр", дигән Нәбиуллин.

XS
SM
MD
LG