Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ конгрессы комитеты Украинага корал җибәрү өчен тавыш бирде


НАТОның Европадагы хәрби җитәкчесе Филип Бридлав
НАТОның Европадагы хәрби җитәкчесе Филип Бридлав

АКШ президенты Барак Обама ике партиянең дә басымына карамастан Украинага корал җибәрүне әлегә хупламады.

АКШ Конгрессының хәрби көчләр комитеты Украинага 200 миллион доллар күләмендә корал һәм гаскәрләрне өйрәтергә карар кабул итте. Моның өчен комитетның 60 әгъзасы тавыш бирде, ике конгрессмен каршы чыкты. Май аенда мәсьәлә Вәкилләр пулатында каралачак.

Әлеге карар НАТОның Европадагы хәрби җитәкчесе Филип Бридлавның Русиянең Украинага һөҗүм итү ихтималы турындагы чыгышыннан соң кабул ителде.

"Бүгенге көндә вазгыять билгесез һәм тотрыксыз. Атышларны туктатып торган арада Русия гаскәрләре яңача оешты. Аларның гамәлләренең күбесе яңа һөҗүм әзерләнүенә дәлил булып тора", диде генерал Бридлав үз чыгышында.

АКШ президенты Барак Обама ике партиянең дә таләбенә карамастан, Украинага корал җибәрү турында карар кабул итмәде.

XS
SM
MD
LG