Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:04

Кырым мөфтие: Хыдырлезга чакыра алмыйм, ул дини бәйрәм түгел


Мөфти Әмирали Аблаев (уртада)

Мөфти Әмирали Аблаев (уртада)

Кырым мөселманнары башлыгы Әмирали Аблаев "Хыдырлез" дини бәйрәм булмау сәбәпле халыкны анда чакыра алмыйм диде.

"Хыдырлез - халык бәйрәме, әмма аның дингә катнашы юк. Шуңа күрә мин анда барырга яки бармаска дигән фәтвә чыгара алмыйм. Бу милли бәйрәм, элеккедән халык анда күрешер, аралашыр өчен җыелган булган, бу чара халыкны дуслыкка һәм татулыкка чакыра. Анда чисталык, татулык булса, бәрелешләр чыкмаса - халкыбыз өчен очрашып күңел ачар өчен яхшы мөмкинлек була ала, бу хәрәм эш түгел", дигән Кырым мөфтие интернет сайтында чыккан белдерүдә.

​Кырым мөфтияте мөселманнар һәм кырымтатарларның барлык чараларында катнашып килә.

"Һәр чара минем өчен тагын бер тапкыр анда килүчеләрне тынычлыкка чакыру өчен уңай мөмкинлек. Безнең башка максатыбыз юк. Дини идарә сәясәткә катнашмаячак. Сәясәтне сәясәтчеләр, бизнесны эшкуарлар, динне дин әһелләре алып барсын", дигән мөфти.

Хыдырлез бәйрәмен Акмәчет-Бакчасарай юлындагы мәйданда 3 майда Кырым хакимиятләре оештыра.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров хакимиятләр бу бәйрәмне кырымтатар халкын таркатыр өчен кулланачак дигән иде. Социаль челтәрләрдә күпләр бәйрәмгә бармаячакларын белдерде.

XS
SM
MD
LG