Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа коммунистлары 1 май җыенын быел кыска тотты


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Башкала коммунистлары 1 Май – хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көнен билгеләде. Чара башка еллардан аермалы буларак, бик кыска булды.

Русия коммунистларының Башкортстан бүлекчәсе тантаналы йөреш һәм урам җыены уздырды. Чарага килүчеләр “Искра” кинотеатры янында җыелып, Октябрь проспекты урамы тротуарлары буйлап Ленин мәйданына килделәр. Анда полиция тимер коймалар аша һәркемне тикшереп керткәннән соң, Ленин һәйкәле астында урам җыены узды.

Кулларда: “Безнең ватаныбыз – СССР”, “Хезмәт һәм сугыш ветераннарының ярлылыгы – хөкүмәткә хурлык”,”Югары коммуналь түләүләр урынына – югары хезмәт хакы!”,“Русиянең коммунистлар фиркасе”, “Русия комсомолы”, “Сугыш балалары”, ”Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көненә – дан!” дип язылган шигарләрне, коммунистлар фиркасе һәм комсомол билгеләрен, Советлар берлеге байракларын, шулай ук Владимир Ленин, Юрий Гагарин рәсемнәрен күрергә була иде.

Шигарләр
Шигарләр

Чара башка еллардан аермалы буларак, бик кыска булды. Берничә кеше чыгыш ясаганнан соң резолюция кабул ителде. Чыгышларда коммуналь түләүләрне, җәмәгатьчелек транспортында йөрүгә хакларны төшерү таләп ителде. Җитештерү бетүгә, пенсияләр күләме аз булуга, бәяләр күтәрелүгә борчылу белдерелде.

Кырымның кушылуы белән илдә коммунистлар сафы күбәюгә шатлык белдерүчеләр дә булды. ”Тынычлык! Хезмәт! Май!”, “Хезмәт кешесенә – дан!”, “Алга – социализмга!”, “КПРФ программасын – тормышка!”, “НАТОга урын юк!”, “НАТО, Украинадан табаныңны ялтырат!”, “Урыс халкы тезләнмәячәк!”, “Армияне ныгытып илне саклыйк!” дигән шигарләр яңгырады.

Чыгыш ясаучылар
Чыгыш ясаучылар

Резолюциягә чыгышларда телгә алынган фикерләр кергән. Ул “Русиянең киләчәге - социализм!”, “Капитализмны - тарих чүплегенә!”, “Ирекле хезмәткә дан!” дигән шигарләр белән тәмамлана.

Чара тынлы оркестр музыкасы белән тәмамланды. Урам җыенында йөзгә якын кеше катнашты.

Мәйданда һәм чара узган тукталышта “Правда”, “Коммунист Башкортостана” гәзитләрен тарату оештырылды. Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Фәнәзип Җиһангиров чарага килүчеләрнең милли моңнар белән күңелләрен күтәреп йөрде.

Сугыш балалары шигаре
Сугыш балалары шигаре
XS
SM
MD
LG