Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе бинасы дәүләткә кайтарыла


Мәҗлес урнашкан бина
Мәҗлес урнашкан бина

Акмәчеттә "Кырым" фондының Мәҗлес урнашкан бинасы мәхкәмә карары белән "тиешенчә каралмаганы" сәбәпле кире дәүләткә кайтарыла.

Кырымның арбитраж мәхкәмәсе "Кырым" фонды милке булган Мәҗлес бинасын кире дәүләткә кайтару турында карар кабул итте. Кырымның мәдәни мирасын саклау дәүләт комитеты рәисе урынбасары Вячеслав Зарубин сүзләренә караганда, Акмәчетнең Шмидт урамындагы 2нче йорт XX гасырның икенче яртысының архитектурасы үрнәге булып тора. "Кырым" фонды аны тиешенчә карамауда һәм сакламауда гаепләнә.

"Алар өстә тагын бер кат төзеткәннәр, ул тыштан күренми иде. Берни килештерелмәгән булган, янгын куркынычы булган. Кондиционерлар, видеокамералар куелган. Һәйкәл бозылган", диде Зарубин.

2014 елның 16 сентябрендә Мәҗлестә 12 сәгатьлек тентү булды. Барлык документлар, протоколлар, флеш-карталар, дини китаплар һәм компьютерларны алып киттеләр. 17 сентябрь мәхкәмә приставлары Мәҗлесне һәм "Кырым" фонды милке булган тагын алты бинаны кулга алулары турында белдерде. Фонд рәисе Риза Шевкиевка әйберләрен алып чыгып китәргә бер тәүлек вакыт бирелде, бина мөһерләп ябылды.

2014 елның 18 ноябрендә Риза Шевкиев административ тәртип бозуда гаепләнеп 350 мең сумга хөкем ителде, фондка 4.5 миллион сумлык штраф билгеләнде. Шевкиев бу карарны мәхкәмәгә биреп штраф күләмен 350 меңнән 100 мең сумга кадәр киметте.

XS
SM
MD
LG