Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:06

Путин экстремизмга өндәүләр өчен җәзаны кырыслату турында канун имзалады


Владимир Путин

Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин мәгълүмат чараларында террорчылык һәм экстремизмга өндәүләр өчен җәзаны кырыслату турында канун имзалады.

Дәүләт думасы һәм Федерация шурасы бу канун өлгесен апрель ахырында кабул иткән иде. Әлеге документка күрә, мәгълүмат чараларына салыначак штраф күләме бер миллион сумга кадәр арттырыла. Моңа кадәр иң зур штраф 100 мең сум тәшкил итә иде. Иң кечкенә штраф та 50 мең сумнан 100 мең сумга арттырыла.

Бу җәза экстремистик материалларны тарату, җитештерү яисә тарату максаты белән саклау өчен каралган.

Шулай ук Путин митинглар, демонстрацияләр һәм йөрешләр турында канунга үзгәрешләрне имзалады. Бу үзгәрешләргә күрә чара үткәрү турында гаризаны озын яллар алдында соңгы эш көнендә биреп булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG