Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда хакимият оештырган Хыдырлыз узды


Кырымтатар милли мәҗлесе хакимият оештырган Хыдырлызга бармаска чакырды.

Хыдырлыз кырымтатар милли бәйрәме милли мәдәниятне, традицияләрне яклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта "Кырым хөкүмәте башлыгы" Сергей Аксенов белдерде.

"Мин - урыс, әмма кешеләргә карата мин - милләт нигезендә карамыйм һәм дусларым арасында кырымтатарларының күп булуы белән горурланам", дип китерә Аксенов сүзләрен матбугат үзәге.

Кырым мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әмирали Әблаев Кырым халкын бер-берсенә карата ихтирам күрсәтергә чакырды һәм Кырымда танычлык булдыру өчен эшләргә өндәде.

Быелгы бәйрәм хөкүмәт тарафыннан оештырылды һәм анда Кырымның бар халкы һәм шулай ук Русия төбәкләреннән кунаклар чакырылды.
Шул ук вакытта Кырымтатар милли мәҗлесе хөкүмәт оештырган бәйрәмгә бармаска чакырды. 18 апрель көнне Бакчасарай милли мәҗлесе җирле утырышында хакимият оештырган Хыдырлез чараларында катнашмау турында карар кабул ителде.

Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров элегрәк халык бәйрәмгә үз теләге белән килми, Кырым хөкүмәте дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне китертүгә квота билгеләгәнен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG