Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркичеләк көнендә Коньяда һәм Казанда чаралар узды


Язучы Роза Корбан Коньяда очрашуга килүчеләргә китабын имзалый
Язучы Роза Корбан Коньяда очрашуга килүчеләргә китабын имзалый

Яшьләр Казанның Бауман урамында төрки туганлык турында сөйләде.

Коньяда 1944 елның 3 маеннан бирле бүгенгә кадәр төркичелек исемле очрашу узды. Анда беренче тапкыр төрки доняның бердәмлегенә чакырган бу көнне билгеләргә тәкъдим иткән төрек җәмәгать эшлеклесе Ниһал Атсызны өйрәнеп китаплар язган автор Хәйри Елдырым, төрки дөня турында эзләнүләр башкарып аларны берничә хезмәткә туплаган, "Без Иделдән, Уралдан" исемле китап авторы Роза Корбан, 1944 елдан бирле бүгенгә кадәр төрки дөняны өйрәнүче профессор Ибраһим Дүлгәр катнашты. Роза Корбанның чыгышы «Идел, Урал, Кырым үрнәгендә Төрки Дөнья мәсьәләләре һәм проблемнары» дип атала иде.

Төрки дөняның бердәмлегенә чакыручылар арасында Зәки Вәлиди дә бар. Ул һәм тагын ун тоткын бу көнне 1945 елда төрмәдә билгели. Шуннан бирле ел саен 3 май төрки дөньяда искә алына.

Казанда да Бауман урамында ул көнне «Азатлык» татар яшьләре берлеге төркичелек көнен уздырды. Алар төрки халыклар бердәмлеге турында урамда үтеп баручыларга мәгълүмат җиткерлгән. Шулай ук чараны аңлаткан кәгазьләр тараткан.

XS
SM
MD
LG