Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

Киев һәм сепаратистлар бер-берсен утны туктату режимын бозуда гаепли.

Украина хәрбиләре Мариуполь янындагы Широкино авылыннан хәрбиләрен чигендерергә җыенмый. Бу хакта Лугански һәм Донецки өлкәләрендә махсус чара белән идарә итүче җитәкченең урынбасары Сергей Галушко белдерде.

Аның сүзләренчә, хәрбиләр сепаратистларның көненә берничә дистә тапкыр ут ачуын әйтә һәм шуны күрә торып алар төбәктә иминлек чараларын киметергә җыенмый.

Алдагы көнне Широкинода алты сәгать дәвамында сугыш барды. Украина хәрбиләре мәгълүматларына караганда, «Донбасс» һәм «Азов» батальоннары сепаратистларны чигенергә мәҗбүр иткән.

Якшәмбе көнне украина хәрбиләре һәм «Үзбилгеләнгән Донецки халык республикалары» җитәкчеләре бер-берсен утны туктату режимын бозуда гаепләде.

Донецкида хәрбиләрнең торакларга ут ачуын белдерделәр, Киевта моны ялган дип атадылар. Сепаратистлар бер тәүлектә атышларда тыныч халык арасыннан ике кешенең үлүен әйтте. 13 кеше яраланган. Хәрбиләр мәгълүматларына караганда, сепаратистлар аларга 50дән артык тапкыр ут ачкан.

XS
SM
MD
LG