Accessibility links

Казанга Җиңү поезды килеп китте


Казанга Җиңү поезды килеп китте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:23 0:00

Казанга Җиңү поезды килеп китте

4 май иртәсендә Казан тимер юл вокзалы аша Мәскәүдән юлга чыккан "Җиңү поезды" узды. Бер сәгать чамасы барган поездны каршылау чарасы тулысынча урыс телендә үтте.

Икенче дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгы тантаналары уңаеннан Казанга "Җиңү поезды" килеп китте.

Казан тимер юл вокзалында поездны зурлап каршы алсалар да чарада татар теленә урын бирелмәде. Сугыш ветераннары алдында матур нотыклар тотучылар барысы да урыс телендә генә үз фикерләрен яңгыратты. Татарстан транспорт һәм хезмәт министрлары Ленар Сафин белән Эльмира Зарипова да урыс телендә генә сугыш ветераннарын һәм поездны каршылаучыларны якынлашкан Җиңү көне белән котлап үтте.

Чарада шулай ук Татарстан гимнын яңгырату да кирәк дип табылмады. Хәлбуки Русия гимнын яңгыратуны беркем дә онытмады.

Горький тимер юллары башлыгы урынбасары һәм берүк вакытта Татарстан парламенты депутаты да булган Александр Черемнов бу хәлне Җиңү бәйрәменең гомум Русия бәйрәме булуына бәйләп аңлатты.

"Икенче дөнья сугышында җиңү бары тик Татарстан республикасының гына түгел, Русия халкының гомум бәйрәме. Шуңа күрә мин, безнең Русия гимнының гына яңгыравын дөрес дип табам", дип белдерде ул Азатлык сорауларын җаваплап.

Поездга урнаштырылган кыр кухнясы каршылаучыларны солдат боткасы белән сыйлады, теләгән һәркем поездга кереп фотога төшә алды.

Казан тимер юл вокзалында бер сәгатьләп торган поезд Кизнер, Можга, Әгерҗе, Сарапул, Ижауга таба юлга кузгалды.

"Җиңү поезды" 8 майда Түбән Новгородта үз сәфәрен тәмамлаячак.

XS
SM
MD
LG