Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һавел стипендиясенә кабул итү башланды


Азатлык/Азат Европа радиосы (RFE/RL) 2014-2015 елга Вацлав Һавел исемендәге стипендиягә гаризалар кабул итә башлады. Стипендиянең максаты – матбугат иреге чикләнгән илләрдәге cәләтле журналистларга һөнәри үсеш юлында ярдәм итү, җәмгыятьтә күпфикерлелекне арттыру. Програмга Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавелның журналистика золымга каршы торырлык көч була ала дигән ышанычы этәргеч бирде.

Әлеге програм RFE/RL һәм Чехия тышкы эшләр министрлыгы башлангычы белән булдырылды, Prague Freedom фонды һәм Дагмар белән Вацлав Һавелларның VIZE97 фонды ярдәме белән башкарыла.

Програм барышында стипендиатлар журналистика өлкәсендә белем алачак һәм үз көчләрен Прагада Азатлык редакциясендә сынаячак.

Програм вакыты: 1 ноябрь 2015 – 30 июнь 2016

Гаризалар кабул итү: 2015 елның 31 маена кадәр

Быел стипендиягә Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Грузия, Молдова, Украина, Русия, Татарстан һәм Башкорстан журналистларыннан гаризалар кабул ителә.

Програмда катнашырга теләүчеләр менә бу гаризаны (инглиз телендә) тутырып 31 майга кадәр бу адреска җибәрергә тиеш: havelfellowship@rferl.org

Намзәтләргә сайлау нәтиҗәсе 3 июльгә кадәр хәбәр ителәчәк.

Вацлав Һавел журналистика стипендиясе, элекке еллардагы стипендиатлар турында монда укырга була (инглиз телендә).

XS
SM
MD
LG