Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сепаратистлар Донбасста солых урнаштыру төркеменең очрашу көнен әйтте


Денис Пушилин
Денис Пушилин

Очрашуда Украина көнчыгышында низагны туктату төркемнәренең эшен башлау мәсьәләсе каралачак.

Донбасста солых урнаштыру төркеменең очрашуы Минскида 6 майда узачак. Бу хакта үзбилгеләнгән “Донецки халык республикасы” башлыгы Денис Пушилин белдерде.

Аның сүзләренчә, очрашуда Украина көнчыгышында низагны туктату өчен булдырылган төрле төркемнәрнең эшләрен башлау мәсьәләсе каралачак. Минскига шулай ук Лугански халык республикасы вәкилләре дә чакырылган.

Өч яклы төркемгә Украина, Русия һәм Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре керә.

XS
SM
MD
LG