Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:03

“Адмирал”дагы янгында гаепләнүче өч кешенең сак астында тотылу вакыты озайтылды


Казанның Совет районы мәхкәмәсе “Адмирал” сәүдә үзәгендә булган янгын турындагы җинаять эшенең өч гаепләнүчесен сак астында калдыру вакытын өч айга озайтты.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, "Заря" ширкәте - "Адмирал" сәүдә үзәге фирманы яллап торучы Гусейн Гахраманов 10 августка, “Заря” ширкәте җитәкче урынбасары Гүлгусейн Наҗафов (Гусейн Гахрамановның әтисе) һәм «Менеджмент» ширкәте идарәсе генераль директоры Роберт Хәйруллин 11 августка кадәр сак астында калачак.

Мәхкәмә 11 майда сак астында тотылу вакыты чыгучыларның эшен тикшерүне якын арада төгәлли.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү барышында 12 кеше җаваплылыкка тартылган.

11 март көнне "Адмирал"дагы янгында 17 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG