Accessibility links

Навальный Русия оппозициясенең Меркель белән очрашачагын кире какты


Навальный очрашуны уйдырма дип атады.

Оппозиционер Алексей Навальный Русия оппозициясенең Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашу мөмкинлеге турындагы хәбәрне кире какты. "Известия" газетасы Меркельның 10 май көнне Мәскәүгә сәфәре вакытында оппозиция белән очрашу мөмкинлеген турындагы язуны ул уйдырма дип атады.

"Известия" яңалыкларны уйлап табу белән шөгыльләнүен дәвам итә. Хәзер инде оппозициянең Меркель белән очрашуын уйлап чыгарган", дип яза Навальный твиттерда.

XS
SM
MD
LG