Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:18

Балалар олыларның агрессиясен үзләренә сеңдерә


"Малайлар зәңгәрдән", "кызлар кызылдан" дип кенә өйрәтү агрессияне көчәйтә"

"Малайлар зәңгәрдән", "кызлар кызылдан" дип кенә өйрәтү агрессияне көчәйтә"

Мәгълүмат чараларындагы шашыну һәм олыларның агрессиясе балаларга тәэсир итә. Психолог Мәлик Сабирҗан малайлар тәрбиясе турында сөйли.

Өч яшьлек Әмир белән Сәидә уенчык машина өчен шакмаклардан гараж төзи. Ике бала куана-куана төсле шакмакларны бер-берсе өстенә өя. Түбәсен ябу белән Сәидә машинаны гаражга кертә башлаганда гына Әмир кинәттән аны җимерә. Байтак вакыт төзеп утырган корылманың секунд эчендә җимерелеп төшүенә малай кеше шатлана. Кыз бала исә елап җибәрә. Сәидәнең инде төзелгән гаражга машинаны кертеп уйныйсы килгән икән.

Бераз тынычлангач, балалар янә килешеп тагын бер гараж сала башлый. Әмма анысын да Әмир аягы белән үк тибеп җибәрә. Сәидә тагын елый. Малай кеше шатлана. Балаларның бу уенын күзәткән әни кеше, “Бернишләтеп тә булмый, ир малайларга үз энергияләрен чыгарырга кирәк. Кызлар исә кору өчен туган, ә малайлар - җимерергә. Сугышлар да шуның өчен кирәк,” дип аңлата әни кеше баласының шундый сугышчан тәртибен.

Ананың үз баласын шулай җиңел генә сугышка әзер торуын аклавы сәер тоелса да, Казандагы балалар психологы Мәлик Сабирҗан бу очракка үз аңлатмасын бирә.

"Көнчыгыш фәлсәфәсендә Инь һәм Янь системы бар. Инь - ул хатын-кыз. Тыштан куркыныч янаганда ул йомыла, саклана, кара төстә була. Янь – һөҗүм, агрессия, экспансия, аларны эчтән тышка чыгару, төсе белән ак. "Янь" характеры, "Янь" омтылышлары гадәттә ирләргә хас. Әмма югарыда сурәтләнгән ир бала очрагында аның ул адымы - инде төзелгән, иҗат ителгән нәрсәне шунда ук җимереп тә ташлау - бу тәрбиядән килә", ди психолог.

Русиядәге бүгенге җәмгыятьтә агрессия тәрбиясенә игътибар зурдан хәзер. Патриотизм дип халыкта тынычсызлык һәм агрессия булдыруга рәсми мәгълүмат чараларындагы шашыну, истерия, җитәкчеләрнең пафослы чыгышлары зур йогынты ясый. Кечкенә бала да ата-анасы мохитен күзәтә, алар караган, тыңлаган әйберләрне үзенә сеңдерә бара.

Мәлик Сабирҗан кешедәге эчке агрессиянең берничә төрен билгели.

Мәлик Сабирҗан

Мәлик Сабирҗан

"Ир кешедә агрессия бер програм буларак утыра. Төймәсенә бассаң ул шунда ук эшләп китә. Төймәгә басу өчен киеренкелек, тынгысызлык тудыру, провокация кирәк. Иң кырыс агрессия – кеше үтерү. Ир кеше тыныч, сабыр тормыш алып бара, эшләп йөри, гаиләсен карый. Барысы да тәртиптә. Ә менә ул берәр тормыш авырлыгына дучар булуга, шушы "төймә"гә басылырга бик мөмкин. Андый шартларда кеше көтелмәгән берәр агрессив гамәл эшләп ташларга бик мөмкин. Шундый очраклар бик күп.

Агрессиянең йомшаграк төре – ауга чыгу, хайваннар ату, сунарчылык. Спорт та үзенә күрә бер агрессия. Спорт ул "сублимация" - агрессияне башка төрле, зыянсызрак гамәлгә әйләндерү", диде Мәлик Сабирҗан.

Аның фикеренчә, агрессив тәртип нигезләре дә нәкъ менә балачакта салына. "Малайлар зәңгәрдән", "кызлар кызылдан" киенергә тиеш, "малайларга бу ярый", "кызларга бу тыела" дигән тәрбия баштан ук агрессияне кайната гына.

"Ул "ярамый да ярамый" гомер буена җыела. Психологиядә "ярамый" сүзен куллану киңәш ителми, шул ук "ярамый" сүзен башка төрле, "ярый" сүзләре белән аңлатып була. Тыю бары тик тискәре йогынты гына ясый.

"Русиядәге бүгенге рухи мохит бик каршылыклы, тончу, анда дошманлык хисләре арта бара, ди Казан психологы. Син йә яхшы, йә дошман. Йә ак, йә кара. Уртасы юк. Тик чынбарлыкны акка-карага гына буяу бер дә яхшы нәрсәгә китерми", дип кисәтә Мәлик Сабирҗан, кешеләрдә агрессив тәртипкә күчә бару ихтималының да артуына ишарәләп.

XS
SM
MD
LG