Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Казан Җиңү парадына әзерләнә


5 майда Татарстан башкаласында Казан гарнизоны хәрбиләре катнашында 9 май парадының беренче репетициясе үтте. Үзәктә кайбер урамнар ябылып, Ирек мәйданы махсус хезмәтләр тарафыннан әйләндереп алынды.

Сишәмбе көндез башкалада 9 май бәйрәменең төп тамашасы узачак Ирек мәйданында зур сәхнәне җыйсалар, кичке алтыда йөзләгән хәрбиләр һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашында Җиңү парадының беренче кабатлавы булды.

Казанның үзәк урамына сугыш техникасы колоннасы чыгарылды. Ирек мәйданыннан БТР 70 һәм БТР 80 совет чоры бронетранспортерлары, КамАЗ нигезендәге "Укчы" һәм универсал югары саклаулы "Тайфун" исемле "үлем машиналары" узды.

Парадка әзерлек үтәсе урынны махсус хезмәтләр, полиция әйләндереп алды, шулай да тамаша кылырга килгән халык әзерлекне читтән күзәтә алды.

Хәрбиләр Русия һәм Татарстан гимннарын кычкырып җырлап карады, әлегә тавышлары бик көр яңгырамады, шактые сүзләрен искә төшереп көйдән артта калды.

Киләсе репетициядә бәйрәмнең кереш өлеше - сугыш елларына багышланган театральләштерелгән тамаша кабатланырга тиеш.

7, 8 май көнәрендә дә парадка әзерлек дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG